Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ирек Фәйзуллин Владимир Путинның юлламасы турында: Эш бик күп, әмма бу әйбәт

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарыннан бик күп эш таләп итәчәк.

Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шул турыда белдерде. Дәүләт башлыгы нотыгыннан калган тәэсирләре турында ул «Татмедиа» республика агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиевага сөйләде.

«Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә. Бурычлар бик күп. Инде язылган, без бүген юлламада ишеткән бурычларны һәр муниципалитет, һәр төбәк, федераль башкарма хакимият органнарына бердәмләшеп үтәү кирәк. <...> бу да норматив актларга, документларга оештырылачак», –  дип аңлатты министр.

Аның сүзләренчә, иң мөһиме – җиңү – эшне команда белән башкарганда гына мөмкин. Бу яктан без киләчәккә һәрвакыт уңышлы карыйбыз, ягъни киләчәккә оптимизм белән карыйбыз, дип өстәде Фәйзуллин.

«Бу инде Хөкүмәт башкарган гамәлләр, федераль министрлыклар төбәкләр белән бергә... Төзелеш комплексын үстерү стратегиясе расланды, бишьеллык комплекслы төзелеш программасы расланды диярлек, һәм бишьеллыкка барлык капиталь төзелешнең база параметрлары билгеләнде», – диде Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Ул документның бик җитди, 2022 ел буе дәвамында диярлек эшләнгән булуын искәртте. «Барлык структуралар да комплекслы программаны тулысынча эшләде. Моны да тормышка ашырырга, эшләп бетерергә һәм инвестицион-төзелеш циклын киметергә кирәк. Шуңа күрә эшләр күп, әмма бу әйбәт», – дип нәтиҗә ясады Ирек Фәйзуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus