Бишкәктә Чыңгыз Айтматов исемендәге шәһәр китапханәсен яңартудан соң ачылган, дип хәбәр итә «Анадолу» сайты.
Чараны башкаланың вице-мэры Виктория Мозгачева ачты. Анда шулай ук Чыңгыз Айтматовның апасы Роза Айтматова, Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр белән эшләү департаменты директоры Мирлан Парханов, Кыргызстан парламенты депутаты Нуржигит Кадырбеков, Бишкәк шәһәр советының элеккеге депутаты Аскарбек Куручбеков һәм башкалар катнашты.
Китапханәне яңарту өчен мэрия 2 млн сом бүлеп биргән, тендер документлары нигезендә 500 мең сомга китапханәгә косметик ремонт ясалган, 1,5 млн сомга кирәкле техника һәм җиһазлар сатып алынган.
Китапханәгә йөрүчеләр ноутбуклар, планшетлардан файдалана алачак. Шулай ук уңайлы өстәлләр һәм урындыкларга да заказ бирелгән, диелә хәбәрдә.