Чечня башлыгының өлкән улы Әхмәт Кадыров республиканың физик культура һәм спорт министры итеп билгеләнде. Бу хакта РИА Новости яза.
«Чечня Республикасының физик культура һәм спорт министры вазифасына Әхмәт Кадыров билгеләнде», - дип язды төбәк башлыгы Рамзан Кадыров Телеграм-каналында.