Иртәгә, 24 июньдә, 16.00 сәгатьтә Кама Тамагының Туфан Миңнуллин паркында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бала арбалары белән идарә итү буенча ярышлар башлана. Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча теләсә кайсы хәрәкәт чарасын (велосипед, самокат, балалар яки курчак коляскасы) оригиналь итеп бизәргә генә кирәк.
Читать дальше...«Тугандаш төрки халыклар иҗаты татарларга тематика, проблематика, әдәби алымнары белән генә түгел, ә уртак әдәби ядкярләребез булуы белән дә якын», - диде Алинә Бариева.
Бүген Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы узды, аны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев алып барды.
Читать дальше...
Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле яңгырлы, тотрыксыз һава торышы саклана. Бу атнада температура +25..+26 градус тирәсендә сакланса, киләсе атнада аларның бераз түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Читать дальше...«Бу фразеологизмнар белән кызыксынуның формалашмавы яки фразеологик берәмлекләр өстендә даими эш белән ныгытылмаган булуы турында сөйли», - диде ул.
«Сүз байлыгын үстерү чарасы буларак, лексик-стилистик күнегүләрне үтәүдә укучыларга аудиовизуаль чаралар, рәсемнәр, уеннар куллану уңай нәтиҗә күрсәтте», - диде Айсылу Гарипова.
«Соңгы елларда лингвометодика өлкәсендә казанышларыбыз җитәрлек, торгынлык бар дип әйтмәс идем», - диде галимә.
26 июнь көнне Казанда Яшьләр көненә багышланган чаралар үткәрергә җыеналар. Әйтик, «УРАМ» экстрим-паркының ябык өлешендә киберспорт турниры узачак. Ярышның приз фонды – 350 мең сум. Бу хакта бәйрәмнең программа директоры Данил Исламов хәбәр итте.
Читать дальше...
Былтыр Татарстанда туристларга күрсәтелгән хезмәтләр күләме 33,1 млрд сумлык булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзалары белән очрашуда белдерде. Республика парламентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиядә маймылларда очрый торган чәчәк чире аркасында локдаун яки дистанцион эшкә күчү булмаячак, йогышлы чир COVID-19 кебек үк җиңел таралмый, дип сөйләгән РИА Новостига профессор, Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.
Читать дальше...
Пәнҗешәмбе төнендә Татарстан территориясендә, нигездә, көньяк районнарда, яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Тинчурин театрында «Умай» лабораториясенең нәтиҗәсе буларак «Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсының репетицияләре бара. Премьера 30 июньдә көтелә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге
Читать дальше...
Татарстанда 2022 елга «Безнең ишегалды» программасы планына кертелгән территорияләрнең 50 проценттан артыгында төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә программаның кураторы Арина Петрова хәбәр итте.
Читать дальше...
22 июнь көнне «Нур» Уфа дәүләт татар театры үзенең 30нчы юбилей сезонын япты. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге иң беренче медаль актриса Сәвия Сираевага тапшырылды. «Башинформ» шул турыда яза.
Читать дальше...«Безнең авылның исемен Казан ханлыгының гаскәр башлыгы Япанча бигә бәйлиләр. Бу мәшһүр шәхес турында бүген бик аз беләбез», - ди ул.
465 ел элек башкортлар Урыс патшалыгына ихтыяри рәвештә кушылганнан соң Мәскәү башкорт кабиләләренә биргән вәгъдәләрен күп тапкыр бозды. Башкорт халкының шушы үткәне турында тарихчы Марат Колшәрипов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Казанда «Созвездие-Йолдызлык» резиденциясендә булган янгыннан соң, хәрәкәтне урнаштыру өчен яңа урын эзли башладылар. Әмма «Созвездие-Йолдызлык» моңа кадәр урнашкан бинасында калыр дигән вариант та карала, чөнки бинаның сул һәм уң ягы зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Читать дальше...Мондый карарны Чаллы шәһәр мәхкәмәсе чыгарган, әлегә ул үз көченә кермәгән.
Татарстанцы выбрали голосованием для благоустройства в 2023 году 200 дворов и 45 общественных пространств.
Бүген Лаеш районында әлеге төбәкнең хөрмәтле имам-мөхтәсибе, күренекле дин әһеле Рәүһәт хәзрәт Гатауллин белән хушлаштылар. Рәүхәт хәзрәтнең женазасы бүген өйлә намазыннан соң Лаеш районы Усад авылы мәчетендә узды. Аның белән хушлашырга республика имам-мөхтәсибләре, Лаеш районы мәчетләре имамнары, дуслары һәм туганнары килде. Женаза намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Читать дальше...
1 июль көнне XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты башлана. Проект 18 яшькә кадәр катнашучылар өчен генә үткәрелә.
Читать дальше...
Бүген иртән йөрәк авыруыннан Мансур Рәимов вафат булган.
Мансур Афият улы тумышы белән Татар АССРның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылыннан. Казанга күченгәч, «Терминал» заводында мастердан башлап генераль директорга кадәр хезмәт юлы узган.
Аңа Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеме бирелгән, ул Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов сөйләвенчә... Читать дальше...
Бишкәктә Чыңгыз Айтматов исемендәге шәһәр китапханәсен яңартудан соң ачылган, дип хәбәр итә «Анадолу» сайты.
Читать дальше...«Чутай малайлары» дигән китапта Чутай авылына нигез салучы кеше, авыл тарихы, шәхесләре турында бәян ителгән.
Комиссия под началом главы района осмотрела ход ремонтных работ в здании учреждения образования 2006 года постройки.