Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Роспотребнадзор Татарстанда холера таралу турындагы мәгълүматны кире какты

Республикада ваба авыруы (холера) таралуга юл куймау өчен нинди чаралар үткәрелүе турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә  сөйләделәр. Саклану чаралары турында «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

Республикада эчәргә яраклы суда холера вибрионнары табылу турындагы мәгълүмат таралган иде. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда йөри торган мәгълүматның фейк булуы турында федераль Роспотребнадзор берничә тапкыр аңлаткан. Роспотребнадзорның төбәк бүлеге шул турыда искәртә.

«Республика территориясендә холера очраклары турында мессенджерларда таралган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми», –  дип искәрттеләр республика ведомствосында.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе холера таралу очрагына алгоритм төзүне өйрәнү дәресләрен планлаштырган. Ул аэропортларның санитар-карантин пунктларында үтәчәк. Матбугат хезмәтендә мондый чараларның ел саен үткәрелүен әйттеләр.

«Роспотребнадзор башлыгы карары нигезендә, 1 июньгә кадәр республикада хастаханәләрнең һәм лабораторияләрнең әзерлеге бәяләнәчәк. Медицина хезмәткәрләре әзерләнәчәк һәм агынты суларны һәм халык су коена торган урыннарда лаборатор тикшерүләргә контроль көчәйтеләчәк», –  дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus