14 майда Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган XIII «Халкым минем-2022» татар өлкә иҗат фестивале узачак. Бәйге 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Әлеге фестиваль - Похвистнево районы Гали авылында яшәүчеләр өчен генә түгел, Самара өлкәсе татарлары өчен дә мөһим вакыйга, ди оештыручылар.
Фестивальдә Самара өлкәсенең үзешчән иҗат коллективлары белән бергә, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән кунаклар да катнашачак.