Казанның «Татнефть Арена» спорт сараенда 1 июньдә «Әйбәт» балачак фестивале узачак. Анда шәһәрнең 14 иҗат коллективы, шулай ук берничә танылган артист катнашачак. Бу хакта мэрия эшлекле дүшәмбесендә ТР башкаласының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Фестивальдә коллективлар үзләренең иң яхшы номерларын эстрада йолдызлары белән бер сәхнәдә башкарачак. Алар арасында — «Пицца» төркеме, Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Эльмира Кәлимуллина, шулай ук Мәскәүнең «Домисолька» музыка театры. Чараның үзенчәлеге булып Казан халкының «Татнефть Арена» холлында иң яхшы балалар секцияләре белән танышу мөмкинлеге торачак. Теләге булган һәркем коллективларның вәкилләре белән аралаша һәм баласы өчен иҗади юнәлеш сайлый алачак», — дип аңлатты спикер.
Ул ассызыклаганча, шәһәрнең иҗади көчләре һәрвакыт Казанда төрле елларда үткәрелә торган зур чараларны ачу һәм ябу тантаналарының аерылгысыз өлеше булды. Коллективлар Универсиадада, футбол буенча дөнья чемпионатында, «Киләчәк уеннары»нда һәм башка вакыйгаларда үз номерларын тәкъдим итте.