Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рузилә һәм Габделфәт Сафиннар журналист Габдрәхим истәлегенә ифтар ашы уздырды

Рузилә һәм Габделфәт Сафиннар озак еллар «Акчарлак» газетасында эшләгән танылган журналист Габдрәхим истәлегенә ифтар мәҗлесе уздырдылар.

«Без бер ел аннан башка яшәдек, эшләдек, иҗат иттек, әмма аны һаман да сагынабыз. Аның элеккеге язмаларын бастырыгыз дип сораучылар да күп. Ул татар журналистикасында «Габдрәхим стиле» тудырып китте», дип ифтар ашын ачып җибәрде Габделфәт Сафин.

«Акчарлак» газетасын гамәлгә куйган җырчы Габдрәхимнең урыны буш булуын, аны беркем дә алыштыра алмавын ассызыклады.

Ифтар мәҗлесен «Туган авылым» мәчете имамы Нурулла хәзрәт алып барды. Ул Габдрәхим белән аралашып яшәвен, «Габдрәхим әфәнде» дип атавын, аның динне яхшы белүен, нечкә күңелле булуын сөйләде.

Рузилә Сафина ифтар ашына журналистикада укучы студентларны да чакыруларын аларның хәтеренә Габдрәхим исемен салып калдыру дип аңлатты. Ул Габдрәхимнең исемен кадерләп саклау мәсьәләсендә тагын да планнары барлыгын әйтте.

Ифтар мәҗлесендә Габдрәхимнең хатыны Лилия ханым белән кызы Чәчкә дә катнашты. Алар редакциягә Габдрәхимнең әле дөнья күрмәгән кулъязмаларын китергәннәр.

Ашка чакырылган кунаклар - «Матбугат» сайтын гамәлгә куючы журналист Данил Сәфәров, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, шагыйрь Рифат Сәлах, «Акчарлак» журналистлары Габдрәхим турында истәлекләрен уртаклашты.

Габдрәхим (Рөстәм Юнысов) 2021 елның 17 апрелендә вафат булган иде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus