Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Минтимер Шәймиев: Зөя утравында башкарылган эшләр белән горурланам

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе турында «Шәймиев» дигән документаль фильмда Зөя утрау-шәһәрлеген торгызуга бәйле проектны гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Дөресен әйткәндә, мин Зөя утрау-шәһәрлегендә башкарган эшебез, Зөяне сугыш һәм революция утравыннан тынычлык һәм татулык атавына әверелдерә алуыбыз белән горурланам. Зөя язмышы — Россиянең яңа тарихының чагылышы ул», — дип искәртте Татарстанның беренче Президенты. Шәймиев билгеләп үткәнчә, утрауда эшне башлаганда «кешеләрне монах бүлмәләреннән өстерәп диярлек чыгарырга туры килгән». «Аларның нинди шартларда яшәвен күз алдына да китерүе кыен иде», — диде ул. «Яңарыш» фонды вәкилләре беренче тапкыр Зөягә килгәч һәм биредә яшәүчеләргә яңа торак вәгъдә иткәч, кешеләр моңа ышанмаган да. «Бу аларның күзләрендә чагыла иде», — диде Татарстанның беренче Президенты. Төзекләндерү барышында Зөядә өч шәхси һәм 19 күп фатирлы йорт төзелгән, утрауга газ үткәрелгән. «Миңа еш кына Казанны яулап алу өчен төзелгән, татарлар тарихындагы фаҗигале сәхифәләргә катнашы булган шәһәр-крепостьне нигә яңадан торгызырга дигән сорау бирәләр иде. Мин аларга без тарих хакында (ә аны сайлап алмыйлар) фикер алышу белән шөгыльләнмибез дип җавап бирә идем. Тарих ничек бар, шундый. Аны үзгәртеп булмый. Шулай ук нәфрәтне дә буыннан буынга тапшырырга ярамый. Безнең максат — тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу», — дип ачыклык кертте Минтимер Шаймиев. Зөядә барлык православие чиркәүләренә реконструкция үткәрелде. Успение чиркәвендә уникаль фрескаларга реставрация ясалды, шуның нәтиҗәсендә ЮНЕСКО экспертлары алдында гыйбадәтханәнең кыйммәте зур булуын раслый алдылар. 20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында «Шәймиев» дигән фильм күрсәтелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus