Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арча районында иң яхшы механизаторларны бүләкләделәр

(Казан, 21 май,"Татар-информ»). Арча районында чәчү кампаниясе финишка якынлаша. Алга таба уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, шулай ук механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру максатыннан районда иң яхшы чәчү алдынгыларын һәм агрономнарны бүләкләделәр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, чарада 6 механизатор һәм 1 агроном бүләк алган. Үз эшендә иң яхшыларга Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылды.

Аларга бүләкләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Юлия Ибраһимова тапшырды.

«Бу катлаулы вакытта, коронавирус эпидемиясенә карамастан, әлеге егетләр район һәм республика өчен уңыш нигезен салып, басуларда тырышып эшли. Һичшиксез, шулай армый-талмый эшләүчеләр хөрмәткә һәм өстәмә бүләкләргә лаек. Аларның эш нәтиҗәсе — профессиональлек, югары фидакарьлек, аңлап эш итү һәм дисциплина, хезмәткә һәм үз эшенә җаваплы караш үрнәге», — дип билгеләде Ленар Абдуллин.

Орлык һәм минераль ашламалар ташуда эшләүче механизаторлар арасында «Игенче» АФ ҖЧҖеннән Илназ Йосыпов һәм «Тукай» ҖЧҖеннән Марат Зарипов та бар иде. Язгы чәчүдә катнашкан иң уңган механизаторлар арасынннан «Ташкичү» ҖЧҖеннән Рәис Сәетгәрәев билгеләнде.

Бүләкләү барышында «Аю» агрофирмасы» ҖЧҖенең баш агрономы Айрат Сафиуллинны да игътибарсыз калдырмадылар. Бүләкләнү аның өчен тагын бер кат үзеңнең осталыгыңны раслау һәм тану булды. Солы чәчүдә катнашкан механизаторлар арасында «Заря АФ» ҖЧҖеннән Ринат һәм Ришат Хисмәтуллиннарның гаилә подряды да бар.

Чара «Кырлай АФ» ҖЧҖеннән Рәнис Сафиуллинны бүләкләү белән тәмамланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus