(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Әлмәт татар дәүләт драма театры Халыкара театр көне уңаеннан шәһәрнең барлык театр студияләрен үз залына җыйган. «Әлмәт татар дәүләт театры халыкара театр көнен „Галиҗәнап театр!“ тамашасы белән билгеләп үтте. Бер сәхнәгә шәһәрнең профессиональ һәм һәвәскәр коллективларын җыйды», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Бәйрәм программасында Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры, «Фристайл» заманча бию студиясе, «Әлмәт» мәдәният үзәгенең «Радужка» курчак театры, Әлмәт музыка көллиятенең театр иҗаты бүлеге, Әлмәт дәүләт нефть институтының «Дебют» театр студиясе катнашкан. Коллективлар театр сәхнәсеннән үз концерт-презентацияләрен тәкъдим иткәннәр. «Театр көне уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драма театрының икенче катындагы залда шәһәр балы үткәрелгән. Бәйрәмдә XIX гасырда популяр булган полонез, мазурка, Вена вальсы башкарылды», — дип хәбәр итәләр «Татар-информ» га.