Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстандагы биш район 2020 елда торак төзү буенча планны үтәгән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары 2020 елда торак төзү буенча планны башкарган. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш министры Айрат Айзатуллин сөйләде. Гыйнвардан башлап республикада 2 млн 367 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган, бу якынча 80 процентны тәшкил итә. Социаль ипотека буенча 2,6 мең фатирлы 90 йорт эксплуатациягә бирелгән. Калган 40 йортның 35е югары әзерлек дәрәҗәсендә, бишесе уртача әзерлектә.   Инвестицион торак төзелеше программасы буенча 2020 елда 177 күпфатирлы йорт тапшырылырга тиеш. 133 объект тапшырылган (еллык планның 70 проценты). Калган йортлар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Шәхси торак төзелеше буенча еллык планның 93 проценты (9,9 мең йорт) тормышка ашырылган. Докладчы белдергәнчә, быел республикада социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәгать киңлекләрен матурлау тугыз программа буенча тормышка ашырыла. Хәзер аларның берсе төгәлләнгән: «Спорт» тармагы буенча 86 универсаль спорт мәйданчыгы, җиде чаңгы базасы һәм Яшел Үзәндә ябулы футбол манежы төзелгән. Башка программалар буенча эш дәвам итә. «Мәдәният» тармагы буенча 12 авыл клубы төзү планлаштырылган. Программа паспорты буенча эшләр август ахырында ук төгәлләнергә тиеш булган, әмма бүген дүрт объект әле тапшырылмаган. Министр сроклары өзелгән муниципаль берәмлекләрнең башлыкларын эш барышын контрольдә тотарга һәм якын арада аларны тәмамларга чакырды. Барлык районнар белән видеокоференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры да катнашты. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus