(Алабуга, 6 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Быел Алабугада юл-урам челтәрен ремонтлауга 340 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Быел Алабуга районында нинди юллар төзекләндереләчәге турында «Спецстройсервис» җитештерү-техник бүлеге начальнигы Флер Кәримов сөйләде. Бу турыда район басмасы яза.
«Безнең оешма бөтен шәһәрне диярлек колачлый. Эш күләме бик зур — Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары, Автомобильчеләр урамы, Бакый Урманче урамы, Чаллы шоссесы. Горький, Тукай, Казан урамнары буенча тротуарлар салу башкарылачак. Шулай ук Алабуга районы авылларында да юлларга асфальт түшәлә», — ди Флер Кәримов.
«Безнең ишегалды» программасы 34 ишегалдын үз эченә алып, эшләрнең гомуми суммасы 109 миллион 936 мең сум тәшкил итә.