(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Камада зур төзелешләрдә берничә күчмә киңәшмә үткәрде. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, эшче төркем суд приставлары хезмәте бинасын яңарту ничек баруын тикшерде. Бу сынау проект булып тора. Район башлыгы шулай ук 10нчы мәктәп территориясендә ябык футбол манежы төзелешен һәм яңа спорт мәйданчыгын карады. Биредә хоккей корты, 30 метрга 18 метрлы футбол кыры, воркаут һәм балалар уен зонасы барлыкка киләчәк. Проект «Татнефть» компаниясенең социаль программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Объектны ачу быелның октябренә планлаштырыла.