Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгының иң еш кунаклары – Кытай делегацияләре. Ә 17 майдан 21 майга кадәр республиканың казанышлары, инвестиция мөмкинлекләре һәм мәдәнияте Харбинда, VIII Россия-Кытай ЭКСПОсында һәм IV Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек форумында тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
«Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Харбин Россия өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки бу шәһәргә рус күченеп килүчеләре тарафыннан нигез салынган. Ул Харбинның ике илнең гомуми тарихы өчен мөһим булуын искәртте. Агентлыкның иң еш кунаклары – Кытай делегацияләре. Декабрьдә без Харбин кунакларын да кабул иттек», - дип белдерде Миңнуллина.
Фото: © ТР Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат хезмәте
2024 елда Россия һәм Кытай мәдәниятләре елы, шулай ук дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 75 ел тулу билгеләп үтелә, дип искәртте Миңнуллина. Бу темалар РОСТКИ «Россия – Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» икенче халыкара форумы нигезенә салыначак. Чара 13-15 ноябрьдә узачак.
Беренче тапкыр форум 2023 елда Казанда узды һәм Россиянең 58 төбәгеннән һәм дөньяның 25 иленнән 7 меңнән артык катнашучыны җыйды. Кытайдан исә 600дән артык кунак катнашты.
Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин Кытайга дәүләт сәфәре вакытында ЭКСПОны ачу тантанасында катнашты.