Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиянең Кара диңгез университетында Казан татарларының мәдәнияте тәкъдим ителгән

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кара диңгез техник университеты әдәбият факультетының төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә Казан татарларының мәдәнияте тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Чара бик зур кызыксыну уятты. 150 кешелек бүлмә шунда ук тулды, ахырдан басып тыңлаучылар белән тулы иде. Мондый чараны үткәрүне күптәннән уйлап йөри идем. Трабзонда татарларны белмиләр. Биш ел элек монда килеп эләккәч, трабзонлылар белән танышканда „мин Татарстаннан“, дигәнгә „ә, Казахстан!“ — дияләр иде. Бүген дә шулай. Дөресрәге, бу чарага кадәр шулай иде», — диде ул.

Бәйрәмне күрергә дип төрек теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе профессор А.Мевһибе Җошар, фольклор кафедрасы җитәкчесе профессор Кемал Үчүнҗү, тарих бүлеге укытучысы доцент Дәрья Пашаоглу, иске төрек әдәбияты бүлеме укытучысы Седа Уйсал Бозаслан, Яңа төрек теле бүлеге укытучысы Музаффер Узун килгән.

«Хөрмәтле Музаффер Узун, әйтеп китәсем килә, минем Төркиядәге беренче укытучым. Төрек телен аннан өйрәндем. Форсаттан файдаланып, аңа чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Чарада, шулай ук, университет каршындагы Төмер (төрек телен өйрәнү үзәге) укытучылары һәм укучылары бар иде. Аерым әйтеп китәсем килә, әлеге университетта укучы татар яшьләрен күрү зур шатлык иде!», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Айгөл сүзләренчә, Трабзонда татарлар «бармак белән генә санарлык». «Чарага чәкчәк һәм кош теле пешергән, чараны татар җырлары белән ямьләндергән Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы татар кызы Кадрия Сойтекиноглу белән 12 кеше санадык», — диде ул.

«Ниһаять, Кара диңгезнең иң мәшһүр шәһәрендә Татарстанны картада күрделәр. Казан татарлары гореф-гадәтләре, йолалары, теле, ашлары, костюмнары белән таныштылар. Чараны Кадрия ханымның тугыз яшьлек кызы Ясминә Тукаебызның „Туган тел"е белән ачып җибәрде, ә үзе «Авыл көйләре» һәм «Сандугачым-тургаем» белән йомгаклады», — дип сөйләде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus