Яңа каравайны эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов «Төньяк Нива Татарстан» ҖЧҖнең җитештерү хуҗалыгы директоры Илдар Шәйхетдиновка тәкъдим итте. Традиция буенча беренче икмәк башкалардан алданрак урып-җыюны төгәлләгән хуҗалыкка тапшырыла. Компания моны беренче булып эшләде, өстәвенә иң югары күрсәткеч ирешкән, гектардан 26,8 центнер ашлык чыккан.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына юлламасы – республикабызның алга таба динамик үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юллама. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Телеграм-каналында шундый фикер белән уртаклашты.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
Россиядә шәхесне раслый торган документларны мобиль кушымта ярдәмендә күрсәтү аларның кәгазь нөсхәсен күрсәтүгә тиңләштереләчәк. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады, документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.
Читать дальше...
Ростов өлкәсе Татар мәдәни үзәге теләге булган һәр кешегә татар телен өйрәнергә мөмкинлек булдырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналына язылучыларны Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү белән котлады.
Читать дальше...
Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте, ул хәзер Согуд Гарәбстанында.
Читать дальше...
Киләсе «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 2024 елның 16-17 маенда узачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин чараны оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Мәскәүгә эш сәфәре барышында узган фикер алышуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Стрела» командасы җитәкчелеген һәм уенчыларын регби буенча Россия Кубогында җиңүләре белән котлады.
Читать дальше...
Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстанга эш сәфәренә килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасын караган. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка педагогларның үзләренә директорны билгеләргә мөмкинлек бирергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән кандидатураны укытучылар составының кимендә 75 проценты хупларга тиеш. Дәүләт Думасының профиль комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова шундый инициатива белән чыгыш ясады.
Читать дальше...
Татарстанда әбиләр чуагы һәм аномаль җылылык ким дигәндә бу атна ахырына кадәр тоткарланачак. Ял көннәрендә Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +24..+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
Читать дальше...
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «Мәдрәсәгә игелек кыл» яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Хәзрәтләр сәдака итеп бирелгән хәләл булмаган акчаның ничек кулланылуын сөйләде.
Читать дальше...
Авыл хуҗалыгында инвестиция проектлары булмаган өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республиканың берничә районы башлыкларын тәнкыйтьләве уңаеннан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов үз фикере белән уртаклашты.
Читать дальше...
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) операторларның «зур дүртлеген» мобиль җайланмалардан интернет-трафик тараткан өчен алган түләүне гамәлдән чыгарырга мәҗбүр итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...В Нурлате прошло совещание по вопросу о порядке проведения выездной проверки рабочей группы Правительственной комиссии Республики Татарстан по профилактике правонарушений в Нурлатском районе.
Автокаланың «Җәмигъ» мәчете төзелешендә витраж ясарга керештеләр. Бу хакта шәһәр мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Читать дальше...Посвящался он поддержке раненых бойцов СВО.
Депутаты поддержали кандидатуру Дамира Азатовича на очередной сессии Совета Нурлатского муниципального района.
Кремльдә ОРВИ, грипп һәм коронавирус белән авыручыларның сезонлы артуы фонында әлегә битлек режимы кертергә җыенмыйлар. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларның соравына шулай дип җавап бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...ASTRA мәгълүматынча, 37 яшьлек Кирилл Шульга 13140нчы хәрби бүлекчәдә контракт белән хезмәт иткән, ул моңарчы талау, документлар урлау, акча белән бәйле хәрәмләшү, исерек килеш машина йөртү кебек маддәләр нигезендә хөкем ителгән. Гранат шартлаткан өчен аңа хулиганлык турында җинаять эше ачылган.
На территории спортивного центра «Ак барс» подготовили дистанции от 300 до 2 тысяч метров.
Татарстанда шәхси клиникаларда аборт ясауны тыю инициативасы республикада яшәүчеләрнең бу процедура өчен күрше төбәкләрдәге клиникаларына мөрәҗәгать итүенә китерергә мөмкин. Бу фикерне «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.
Читать дальше...
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин укытучыларының хезмәт хакы турында сөйләде. Уку йортында «Мәдрәсәгә игелек кыл» яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл узды.
Читать дальше...2023 елның 1 сентябреннән Кытай дүрт килограммнан артыграк булган, күп дигәндә җиде килограмм авырлык белән 30 минуттан артык оча алырдай, объектлар ташып, аларны җиргә ташлардай дроннар экспортын ике елга чикләде.