Бүген, 1 сентябрьдә, Лениногорскида 6нчы мәктәптә Белем көненә җыелдылар һәм мәктәпкә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирделәр. Әлеге тантаналы чарада Россия Герое Рәсим Баксиковның катнашуы да зур дәрәҗә булды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
2 сентябрьдә Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты территориясендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Татарстан Республикасы көненә багышланган җыен» тантаналы чарасы узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы уеннары белән яңа сезон ачылды.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада урып-җыю кампаниясе темплары турында хәбәр итте. Ул республикада бөртеклеләрне җыю тәмамлануга якынлашуын әйтте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республикада җәйге савыктыру кампаниясенә йомгак ясады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
36 яшькә кадәрге IT-өлкә белгечләре минималь хезмәт хакы күләменә карата таләпләрдән башка гына ташламалы ипотека кредиты рәсмиләштерә алачак. Элегрәк халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә әлеге тармак хезмәткәрләренә мондый ярдәм чарасын рәсмиләштерү өчен ай саен – 120 мең, ә башка шәһәрләрдә 70 меңнән дә ким булмаган хезмәт хакы алырга кирәк иде. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 1 сентябрьдә, Яңа Чишмә районы Кызыл Октябрь мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Рамил Исмәгыйлев истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Ул Батырлык ордены белән дә бүләкләнгән иде.
Читать дальше...
Республика көне уңаеннан уздырылган чараларга 500 мең кеше килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына, хакимият башлыкларына, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләренә, мәктәп директорларына уку елы дәвамында мәгариф учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин тиздән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашачагы турында хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.
Читать дальше...Елена Әхмәтҗанова яңа урынга Казанның 20нче хастаханәсе баш табибы вазифасыннан күчкән.
Россия һәм Төркия президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган Сочида булачак сөйләшүләрдә ике яклы хезмәттәшлек һәм актуаль халыкара мәсьәләләр турында фикер алышачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы вәкилләре Россиянең «Белем» җәмгыятенең «Белемең белән уртаклаш» акциясенә кушылды.
Читать дальше...
Бүген язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низамиев вафат булды. Аны иртәгә хатынының туган ягы - Әтнә районы Бәрәзә авылында җирләячәкләр.
Читать дальше...
Мәдәният министры Ирада Әюпова чакыруы буенча Эмир Кустурица Казанга килә һәм Мөселман киносы фестивалендә катнаша.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча төбәкләрдә 160 яңа мәктәп ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук Россиядә яшәүчеләрне Белем бәйрәме белән котлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының ремонтланган клубына Ринат Таҗетдинов исеме бирелгән.
Читать дальше...Mash Iptash язуынча, Миңнеханов "Лучано" комплексыннан Федосеев урамындагы өенә кайтып барган булган.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда коптер-парклар ачылуына ышануын белдерде. Республиканың иҗади җитәкчелеге һәрвакыт заманча технологияләр һәм кызыклы инициативалар белән кызыксына.
Читать дальше...
Бүген, 1 сентябрьдә, Россия Хөкүмәтенең автомобильләрне эксплуатацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карары гамәлгә керде. Шул исәптән ул алгы пыялага нинди дә булса әйберләр урнаштыруны (әгәр алар күзәтүне чикләсә) тыя.
Читать дальше...
Сентябрь ае Татарстанда аномаль җылыдан башланды. Бүген көндез республика башкаласында һава температурасы 23 градуска кадәр күтәрелде. Төбәктә җәйге җылылык тагын берничә көн була. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
Читать дальше...
Уку елы башына Татарстанның барлык мәктәпләре педагоглар белән тәэмин ителгән, кайбер фәннәр укытучылары гына җитми. Аерым алганда, сүз математика укытучылары турында бара. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның «Салават күпере» микрорайонында 182нче политехника лицееның яңа корпусын ачу тантанасында хәбәр итте.
Читать дальше...
Талантлы шагыйрь, язучы Рашат Низамиев вафат булган. Бу турыда «Шәһри Казан» хәбәр итте.
Читать дальше...
1 сентябрьдә, Белем көнендә, Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы 182нче политехника лицееның яңа корпусы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Читать дальше...