Киров өлкә мәхкәмәсе өлкә татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдиновкә карата гаепләү хөкемен раслады. Ул тыелган экстремистик дини китаплар саклауда һәм таратуда гаепле дип танылып, аңа өч мең сум шртаф җәзасы билгеләгән иде.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). «Милли киемле ана һәм балалар» дип аталган Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлады. Анда шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар да катнаша ала. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографиясенең 95 еллыгына багышланган тантана була. Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Доминика Республикасында туристлар утырган автобус һәм йөк автомобиле катнашындагы авариядә зыян күргән ике татарстанлыны бүген төнлә очкыч белән Мәскәүдән Казанга кайтардылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан республикасы гражданнарының IT-юнәлешләр буенча түләүсез уку мөмкинлеге бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган «Цифрлы укытуның шәхси сертификатларын кертү»гә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Лукойл» ширкәте АЗСларында гына яхшы бензин сатыла дип уйлау — ялгыш фикер. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.
Читать дальше...76 яшьлек Пәрваз Мөшәррәфне 2007 елда илдә Конституцияне вакытлыча гамәлдән чыгарып торуы һәм гадәттән тыш хәл кертүе өчен гаеплиләр.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Якын арада бензин бәясе артмас дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.
Читать дальше...2019 елда Русиядә хакимияткә ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәткән өчен штраф һәм 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы кертелде. Бу маддә нигезендә быел 33 штраф салынган, шуларның 27се президентны мыскыллаган өчен булган.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Пакистанның элеккеге Президенты Пәрвәз Мөшәррәфне (ул иленә хыянәт итүдә гаепләнә) үлем җәзасына хөкем иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Samaa телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 2020 елда Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгы ачылачак. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Экспорт иртәнге ашы» дип исемләнгән эшкуарлар һәм генераль консуллар очрашуында шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...Азатлык 2019 ел йомгакларын барлый башлый. Гадәттәгечә, ел шәхесен сезнең белән бергә сайлыйбыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Тавыш бирүдә катнашыгыз, без кертми калган шәхесләрне форумда язып калдырыгыз.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Калеб» яңа буын иҗади яшьләре шагыйрә Лилия Гыйбадуллина иҗатын кино теленә күчерергә омтылыш ясады. Кариев театрының Кече залында «Кайту» синепоэмасы тәкъдим ителде.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасы Гаилә фермер династиясе» дигән бәйге игълан итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашиянең Урмай авылында татар, чуаш, адыгәй, рус җырлары нигезендә Милли этник эстрада җыры иҗади лабораториясе үткәрелгән. Әмма аны карарга яшь буын бик аз килгән. Бу хакта Чувашия Республика татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.
Читать дальше...Представляем вашему вниманию участников фотобатла «Новогодние игрушки нашего детства».
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Прокуратурасы Казанда мебель складында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Читать дальше...Татарстан җитәкчесе 2020 елдагы халык саны алу вакытында ике милләтне кушып, яңа милләтләр уйлап чыгару дөрес түгел дип белдерде.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...Левада фикер белешү үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, Русиядә АКШ һәм Европа берлегенә яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләр саны 2018 елның маеннан соң ике тапкыр арткан.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). «Минем салым» системасында теркәлү татарстанлыларга кредитлар алу өчен легаль керемне чагылдырырга һәм уңай кредит тарихын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган Медиаклуб утырышында шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Южно-Сахалинск шәһәре автономиясе оештырылуның 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Стәрлетамактагы "Авангард" федераль ширкәте Русия саклану министрлыгына карый. Аннан югалган шартлаткыч матдәләр читкә сатылган һәм сәнәгать өлкәсендә кулланыла торган шартлаткыч итеп эшкәртелгән булырга мөмкин.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел башыннан җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә сабыйлары тугач балалар өчен өчен кирәк-яраклар тапшырылачак.
Читать дальше...