Добавить новость


World News in Tatar
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2019

Новости за 13.12.2019

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде

(Азнакай, 13 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниева). 22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында парламентка сайлаулар уза. Әлеге мөһим вакыйгадан үз туган илләреннән еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә урнашкан сайлау участогына килеп, 106 кеше үз республикасы парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актаныш яңа елга әзерләнә: егетләр боз кисә

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Беларусь мөселманнары Татарстан мөфтие белән җомга намазы укыды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Беларусь башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында Минск Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул ачык дәрес үткәрде, дин кардәшләребезгә җомга вәгазе белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы уздырды. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Киләсе атна башында Татарстанда көннәр җылыта

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында һава температурасы күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына медальнең беренче данәсен Путинга күрсәтте

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Ул Путинга «ТАССРның 100 еллыгы» медаленең беренче данәсен күрсәтте. Шул хакта видео социаль челтәрдә чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия иншалар конкурсы башланды

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). 9 декабрьдән 2020 елның 28 февраленә кадәр мәктәп укучылары арасында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия иншалар конкурсы була. Аны Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә үткәрә. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин яшь гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Александр Давыдова). Яшь гаиләләр өчен булган социаль түләүләр илдә демографик вазгыятьне яхшыртуга һәм Россия гаиләләренә балаларга лаеклы тәрбия бирүдә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ коллективы белән очрашуда сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәбе спорт клублары арасында Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында массакүләм спортны үстерү һәм физкультура-спорт эшен иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбенең «Дуслык» мәктәп спорт клубы беренче урын алды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин ипотека ставкасын 7,9 процентка кадәр киметү бурычын куйды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Якындагы елларда ипотека кредитлары буенча ставка 7,9 процентка кадәр кимиячәк. Бу хакта КАМАЗның 50 еллык юбилее уңаеннан эшчеләр белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ТАССР Куйбышев райкомының элеккеге җитәкчесе Николай Гурьев 87 яшендә вафат булды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). ТАССРда Коммунистлар партиясенең Куйбышев районы комитетының элеккеге беренче секретаре, РСФСР халык мәгарифе отличнигы Николай Гурьев 87 яшендә вафат булды. Татарстан хакимияте аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты Аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...




Tatar-inform.tatar 

Татарстан халкына республиканың йөз легендар брендын сайларга тәкъдим итәләр

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Комсомольская правда — Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» халык сайлавы игълан итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин: КАМАЗ - Россиянең горурлыгы һәм дөньякүләм бренд

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Кама автогиганты күп кенә илләрдә югары бәяләнә торган йөк машинасы җитештерә. Аларны төрле милләт һәм дин вәкилләре булган уникаль белгечләр ясый. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Чаллыда автозаводның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы митингта әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәймиев: КАМАЗ - халыкның горурлыгы һәм дөньяда иң куәтле машина төзелеше комплексы

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Чаллы «КАМАЗ» заводы Россия халкының горурлыгы һәм дөньяда иң куәтле машина төзелеше комплексы булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автогигантның 50 еллыгына багышланган бәйрәмдә әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда томан төшәчәк

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 декабрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кулланучы хокукларын яклау темасын яктырткан иң яхшы журналистларны бүләкләделәр

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә журналистлар арасында республикада кулланучы хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясадылар. Тантаналы шартларда сигез җиңүче игълан ителде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты. Алар арасында Югары Совет һәм Дәүләт Советының элеккеге җитәкчеләре, депутатлар, шәһәр һәм район Советлары рәисләренең урынбасарлары бар. Очрашу ветераннар инициативасы белән ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

«CarTaTar»у - 3 года

Самое быстрое, надежное и комфортное такси Нурлата отмечает день рождения.

Tatar-inform.tatar 

«Безнең җыр» проектында катнашучылар Илһам Шакиров рояленә кушылып җырлаячак

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Безнең җыр» музыкаль проектының ярымфинал концертында Илһам Шакиров роялендә уйнарга ниятлиләр. Концерт 18 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә проектның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актаныш театры «Өйләнәм! Бетте-китте!» спектакле премьерасын күрсәтте

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Ләйсән Газизова). Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Рабит Батулланың «Шайтан кәмите» пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!» исеме белән тәкъдим итте. Премьера аншлаг белән узды. 20 декабрьдә бу спектакль кабатлап күрсәтеләчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Язучылар Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгын яктыртуны юнәлеш итеп алды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисенең еллык хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңланылды. Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта язучылар Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгын яктыртуны юнәлеш итеп алды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашу өчен Чаллыга килде

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килде. Бүген анда «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар була. Дәүләт башлыгы яңа җитештерү линияләрен карый һәм тантаналы митингта катнаша, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздыра. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus