(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Александр Давыдова). Яшь гаиләләр өчен булган социаль түләүләр илдә демографик вазгыятьне яхшыртуга һәм Россия гаиләләренә балаларга лаеклы тәрбия бирүдә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ коллективы белән очрашуда сөйләде.
«Бездә бүген беренче бала өчен айлык түләү каралган. Ул бер кешегә 1,5 яшәү минимумы туры килгән гаиләләргә кагыла. Без «Ана капиталы» программасын озайттык. Демография начар булган кайбер төбәкләрдә пособие түлибез һәм хәзер бу төбәкләрнең санын арттырабыз. Бу кешеләргә гаиләдәге балалар санын арттырырга ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйбыз», — диде Президент.
Ул шулай ук 2020 елдан беренче балага түләүләр турындагы законга үзгәрешләр кертеләчәген әйтте. Пособие билгеләү өчен керем ике яшәү минимумына кадәр артачак һәм аны балага өч яшь тулганчы алырга мөмкин булачак.
«Бу чаралар кешеләр өчен ниндидер ышаныч тудыра, әмма алар җитәрлек түгел», дип йомгаклады Владимир Путин.