Суд приставлары ел башыннан кредитлар буенча 1,7 миллиард сумлык бурычны кайтаруга ирешкәннәр. 2015 ел башына барлыгы 18,3 миллиард сумга 67985 эш башкаруда булган.
Читать дальше...
Шушы көннәрдә генә авылларда берничәшәр баш сыер асраучы гаиләләргә саву аппаратлары тапшырылды.
Читать дальше...
Кызлар да футбол уйный
Бүген “Яшьлек” стадионында Татарстан Республикасы укучыларының X Спартакиадасы кысаларында футбол турниры башланды. Анда 1998- 2001елгы кызлар көч сынаша. Ярышта республикабыз шәһәр, районнарыннан 15 команда катнаша.
Фото редакция архивыннан.
Елмаю һәм шатлык бүләк иттек
Халыкта “Игелекле эшләр үзеңә әйләнеп кайта”, дигән гыйбәрә яши. Арабызда безнең ярдәмгә, игътибарга, бер ягымлы сүз, бер ягымлы караш һәм дә инде елмаюыбызга мохтаҗ кешеләр бик күп.
Шуларның барысын да искә алып “Елмаюыңны бүләк ит” акциясе үткәрелде. Әлеге акция кешеләргә күтәренке кәеф бүләк итү һәм әлеге гамәлебез белән үзебез яшәгән җирне аз гына булса да шәфатьлерәк итү максатыннан оештырылды.
6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары белән... Читать дальше...
Күптән түгел хәрби әзерлек дәрәҗәсен күрсәтүче "Аҗаган – 2015" уенының зональ этабында Лениногорск командасы III урынны алган иде.
Читать дальше...
Масловка авылында бер ел дәвамында китапханәгә 500ләп укучы килә икән. Алтмыш-җитмеше пенсионер, унбиш-егермеләп студент, калганнары бакча һәм мәктәп балалары.
Читать дальше...
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Таулар авылы җирлеге Сафин Исмәгыйль Нәгыйм улы һәм авылыбыз клубы мөдире Җәләлов Газинур абый авылыбыздагы сугыш чоры балаларына медаль һәм тәм-томнар өләшеп чыктылар.
Читать дальше...انجنیر محمد نادر پدر فرخنده به نهادهای عدلی و قضایی کشور هشدار می دهد که کوچکترین غفلت در قضیه قتل دخترش، قابل بخشش نیست. آقای نادر این مطلب را...
31 яшьлек «Ниссан Ноут» шоферы юлдан чыгып барган мәктәп укучысын күрми һәм аны бәрдерә.
Читать дальше...
Ана кеше бик еш эчә торган булган. Баласын ул гел карамаган, киендермәгән.
Читать дальше...
«ВАЗ-2104» шоферы ягулык салу станциясеннән чыкканда юлны игътибар белән карамый һәм «Вольво» авыр йөк машинасына килеп бәрелә.
Читать дальше...
36 яшьлек ир үзенең улын даими рәвештә кыйный торган булган, ул адәм актыгын полиция хезмәткәрләре тоткан, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Сигез тәгәрмәч һәм велосипед урлаганнар, дип әлмәтле полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Гараждан урланган әйберләр барлыгы 20 000 сумлык булган.
Читать дальше...
Әлмәттә “Георгий лентасы” Бөтенроссия акциясе башланды.
Волонтерлар теләгән һәр кешегә сугыш даны символы – Георгий лентасы бирәләр. Инде 400 әлмәтле ул ленталарны алган. Бу акция 2015 елның 8 маена кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук, нефтьчеләр каласында чакырылган ветераннар белән очрашулар, концертлар да дәвам итә.
Зәй шәһәр суды 21 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Әлеге хатын-кыз бер фатирдан 9200 сумлык алтын бизәнү әйберләре урлап чыгуда гаепләнә. Җинаять эшен тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган. РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә ул ел ярымга колония-поселениегә җибәрелә. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
Татарстан Республикасында янгыннарга каршы аерым режим кертелде.
Бу чорда гражданнар, оешма, предприятие җитәкчеләре үз территорияләрен янучан чүп-чардан, кипкән үләннән арындырыга тиешләр. Шул ук вакытта учаклар ягу катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафларда арттырыла: гражданнарга 4000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 20000 сумга кадәр, юридик затларга 400000 сумга кадәр.
Фото:http://vglazove.ru/news-archive/page/8/
Республика ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте 21 апрель төнендә Түбән Кама шәһәрендә мотоциклчы катнашында юл һәлакәте булуы турында хәбәр итә. Юл чатында “ВАЗ-2112” автомобилен йөртүче, мотоциклчыга юл бирмичә, аны бәрдерә. Нәтиҗәдә 23 яшьлек мотоцикл йөртүчесе һәлакәт урынында һәлак була. Аның мототранспорт белән идарә итүгә хокукы булмый.
Читать дальше...
Кадерле Рәсимә! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Исәнлек-саулык, озын гомер, сөенеч-шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыгызның игелеген күреп, озак еллар берг-бергә яшәргә язсын.
Без телибез сиңа теләкләрнең,
Иң олысын һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда,
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Иң изге теләкләр белән әти-әни, Заляловлар, Галиевлар, Гариповлар.
Район авыл җирлекләре арасында мөгезле эре терлекләр саны буенча яңарышлыларга тиңнәр юк.
Читать дальше...
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз.
Саулык, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы телибез. Гомер юлларың озын булып, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, энебез белән бәхетле, мул тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен. Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм сезгә бик рәхмәтлебез.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Хәсәновлар гаиләсе.
Илнең моношәһәрләр исемлеге категорияләр буенча төзелгән. Категориягә бүлгәндә аларның социаль-икътисади торышлары күздә тотылган.
Читать дальше...
Шәһәр һәм район ветераннары, шулай ук аларның гаилә членнарына бушлай юридик ярдәм алу көне билгеләнде. 28 апрель сәгать 10.00 да Шашин урамы, 22 нче йорт (Мәгариф идарәсе) адресы буенча килеп, пенсия фонды, социаль яклау, Росреестр, Роспотребнадзор, юридик хезмәт, торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләреннән консультация алырга була.
Елның иң мөһим вакыйгасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша.
Бу уңайдан «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталары бәйрәм подпискасы оештыра. Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне таныклыгын күрсәткән кешегә безнең газеталарга язылганда 100 сум ташлама ясала. Моның өчен 15 майга кадәр Мәрҗани урамы, 82 нче йортта урнашкан редакциягә килергә кирәк. Шунысы да бар, әлеге акция почта бүлекчәләренә кагылмый. Тулырак мәгълүмат 32-60-89 телефоны аша.
Закон нигезендә эш көннәрендә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 га кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 22-9 сәгатьләр аралыгында шауларга ярамый.
Читать дальше...
Авыл башлыклары ГТО тапшыра?
Бүген бөтен илебез күләмендә сәламәт яшәү рәвешен үстерү, активлаштыру турында сүз алып баралар.
Нәкъ шул максаттан, районыбыз дәүләт хезмәткәрләре һәм оешма, учрежденияләрдә эшләүчеләр арасында да ГТО нормативлар тапшыруны гамәлгә кертә башладылар. Шушы көннәрдә генә районыбызның “Дельфин” спорт комплексында авыл җирлекләре башлыклары өч командага бүленеп, ун төрле спорт төре буенча көч сынаштылар. Бәйгедә “Комета” командасы беренчелекне алды.
Идрис Аметов фотолары. Читать дальше...