..Ай үсәсен көн үсеп, берзаманны Кризис өлгереп тә җитте. Үскәч холкы яманланды бит тегенең. Кешеләрне тешли башлады.
Читать дальше...
25 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр республика шәһәр һәм районнарында Яңа ел чыршысын иң шәп бизәүчене ачыкладылар.
Читать дальше...
Әлмәттә 24 гыйнварда кар чаналарында узышу буенча Россия чемпионаты оештырылды. “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәр итүенчә, анда кеше үлеме белән бәйле фаҗига булган. Ямал-Ненец автомияле округының Яңа Уренгойның “Факел” клубы спортчысы Даниил Лучин зур тизлек белән барганда егылып төшеп, чана астында калган.
Читать дальше...
Зәйнең “Ялта Зәй” чаңгы базасында ТР укучыларының кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге узышлар Идел буе федераль округы ярышларына сайлап алу максатыннан оештырылды. Зәй җирендә узган бу ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча районнардан Актаныш командасы җиңүче булды. Сарманлылар - II, зәйлеләр III урында. Шәһәрләр арасында Түбән Кама командасына тиңнәр булмады, Казан белән Чаллы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
54 яшьлек әлмәтлене 2013 елның октябреннән бирле эзләгәннәр.
Ул кылган җинаяте өчен (РФ ҖКның “Үзләштерү яки сарыф итү” турындагы 160 нчы маддәсе) әлеге вакыттан бирле федераль эзләүдә булган. Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре аны елдан артык вакыт узгач барыбер тапканнар. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үткән тәүлектә республика буенча 30 җинаять ачылган.
Үткән атнада шәһәребездә чаңгыда ике төр ярыш буенча “Кышкы сезон ачылу” ярышы узды, дип хәбәр итә “Олимпия резервы” спорт мәктәбе.
Читать дальше...
Педагогик колледж, нефть техникумы студентлары Эчке эшләр бүлегенең дежур часте эше белән танышты.
Читать дальше...
Түбән Мактама бистәсендә 2013 елда шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан 35, 2014 елда – 28 кредит алынган.
Читать дальше...
Нефтьчеләр башкаласы кибетләрендә шәһәр прокуратурасы тарафыннан оештырылган тикшерү бара.
Читать дальше...
Словакиядә Универсиада барган көннәрдә Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда “Алтын алка” клубы призына яшь хоккейчылар арасында республика ярышларының төбәк этабы бара. Ярышларда Зәй, Баулы, Азнакай, Ютазы шәһәрләреннән яшь хоккейчылар командалары көч сынаша. Бүгенге ярышларда Зәй Азнакай командасы белән очраша, иртәгә исә зәйлеләр Ютазы командасы белән уйнаячак. Төбәк этабында җиңү яулаган команда республиканың финал ярышларында катнаша.
Алдан язылып куегыз
“Татарстан почтасы” 1 февральдән “ Авыл офыклары” район газетасына 2015 елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәяләреннән алдан язылу игълан итте. Арзан чакта язылып калыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Фото из архива редакции.
Һәр сишәмбе килә полковник
Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча Тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция полковнигы Камил Равил улы Халиев атнаның һәр сишәмбесендә Балык бистәсе прокуратурасы бинасында гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен 8(843) 6532884; 8(843)6532882 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.
Фото: http://www.tumix.ru/news/?page=523358
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килгән.
Президент Владимир Путин узган ел ахырында юл кагыйдәсен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә аны 50% күләмендә генә түләү мөмкинлеге бирү турындагы законга кул куйган иде. Әлеге закон 2016 елның 1гыйнваренда үз көченә керергә тиеш, диелә документта. Ә Дәүләт Думасы депутатлары аны агымдагы елның маенда ук үз көченә кертү тәкъдиме белән чыкты. Законны гамәлгә кертү өчен алдан әзерлек чаралары күрү кирәк түгел, ә менә намуслы машина йөртүчеләр, бу бик зур ярдәм булыр иде, ди депутатлар. Читать дальше...
25 гыйнварда, якшәмбе көнне, районыбызда 2015 елга үзара салым турында җирле референдум булды. Анда тавыш бирергә хокуклы барлык сайлаучыларның 89,8 проценты катнашты.
Читать дальше...
Бүген, 26 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явуы көтелми. Юлларда бозлавык саклана.
Читать дальше...
– нарушение правил пожарной безопасности при эксплуатации бытовых электронагревательных приборов;
Читать дальше...
Зал укучыларның рәсемнәре, шарлар, плакатлар белән бизәлгән.
Читать дальше...
Мәгълүм булганча, кар чаналары кроссы буенча Россия чемпионатының шимбә көнне Әлмәттә узган 1 этабында фаҗига булды.
Читать дальше...
Инде бүген үк Россия халкы теләп ял итә торган Мисыр, Таиланд, Греция, Балига турлар сизелерлек кыйммәтләнгән. Россиянең Туристлар операторы ассоциациясе аңлатуынча, барысы да доллар һәм евро курсына карата сумның түбән тәгәрәве белән бәйле.
Читать дальше...
Бүген иртәнге 4 сәгать 31 минутта Зәйнең 88 нче янгын часте Нефтьчеләр проспекты 3нче йорты адресы буенча мунча янгын чыгу турында хәбәр ална. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә мунчаның стена, түбәгә өлешчә ут капкан була. Янгын 12 квадрат метр майданы камап ала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча мунчаның төтен чыгу җайланмасы төзек янгын чыгуга китергән дип бәяләнә.
Читать дальше...
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен ачык шөгыль)
Бүлмә шарлар, бик күп йомшак уенчыклар һәм балаларның уенчыклар ясалган рәсемнәре белән бизәлгән.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур итеп бизәлгән безнең зал, сез дә бик күркәм итеп киенгәнсез. Ә кулларыгызда нәрсә?
Балалар. Уенчыклар.
Тәрбияче. Ә сез үзегезнең уенчыкларны яратасызмы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Читать дальше...
Кыш... Нинди генә салкын булмасын ул, күңелгә бары тик җылылык кына өсти.
Читать дальше...
Безнең төркемебезнең әти-әниләре дус һәм тату. Балалары бакчага бик теләп йөриләр. Менә чираттагы бәйгедә җиңәргә дип без әти-әниләр белән якшәмбе көнне җыелдык. Кыш көне дә балаларның сәламәтлеген ныгытырга кирәк. Моның өчен без бозлы фигуралар ясыйбыз. Тик алар матурлык өчен генә түгел – аларның һәрберсенең үз вазифасы бар. Мәсәлән, «Нолик»ны үрмәләү өчен, «Симканы» түгәрәкләрне ату өчен, елан-лабиринт йөгерү өчен... Читать дальше...
ТР Гидрометеорлогия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, Лениногорски 26 гыйнварда аяз һава саклана.
Читать дальше...