Елена Бинеева Ростовта туып үскән, хәзер Мәскәүдә яши. Ул татар телен белми диярлек, әмма өйрәнергә һәм аңларга тырыша. Ул туган төбәгендәге «Якташлар» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы эшендә катнаша. Елена үзенең шәҗәрәсен инәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән. Нәселендәге кешеләрнең исем-фамилиясен генә түгел, аларның яшәү рәвешен, шөгыльләрен, кемнәр белән бәйле булуын — барысын да өйрәнгән. Елена белән сөйләшкәндә үк, аның көчле рухлы булуы сизелде, ул үзе дә «мин танк кебек алга барам», ди һәм бу сыйфатын үзендә татар каны булу белән аңлата. Читать дальше...