Татарстан турында шигырьләр
Татарстан Разил Вәлиев Яшьлекнең таңында мин күпме Хыялый сарайлар кормадым! Хыялны канатлы кош итте, Туган җир, тик синең җырларың. Без — дусларга ак күгәрчен, Дошманнарга — арыслан. Безгә шундый иман бирдең, Көч бирдең, Татарстан. Янымда син булган чагында Ялгыз да, ятим дә булмамын! Мәңгелек көч алам Иделдән, Җаныма коя күк Чулманың. Безгә бит бергәләп кичәсе Дөньяның давыллы елларын… Тик бәхет ягына илтсеннәр, Илтсеннәр Ватаным юллары! Татарстаным минем Ренат Харис Син безне тудырдың, үстердең, Тик сиңа бурычлы мәңге без. Читать дальше...