Кама Тамагы районыннан репортаж: яңгыр сорау, су сибешү йолалары ничек үтә?
Матур, җылы, кояшлы җомга иртәсендә әле кибеп бетмәгән соңгы татлы җиләкләрдән авыз итеп калырга дип кырга юл тоттык. Авылыбыздан берничә чакрым гына ераклыкта Келәү куагы дигән урын бар. Ул нилектәндер изгеләр җире булып санала бездә. Атамасының каян килеп чыгуы бүген дә минем өчен сер булып калды. Шунда берничә машина тора, учак янында апалар кайнаша. Болар бит яңгыр сорарга килгәннәр икәне келт итеп исемә төште. Кама Тамагы районы Кече Карамал авылында ел саен олы буын вәкилләре Келәү куагы дигән изгеләр җиренә төшеп... Читать дальше...