Әлмәт районында серле урын бар: әнисе каргаган кыз ташка әверелгәнме?
Авыл халкы ул ташка якын барырга курка Әлмәт районы Түбән Абдул авылы җирлегендә серле бер таш бар. Ул күпләрне үзенә тартып, кызыксындырып тора. Халык телендә аны тораташ дип йөртәләр, ә фәнни телдә балбал таш була инде. Русча әйтсәң, «каменный идол». Ул таш гади генә түгел, ә кеше формасында. Түбән Абдулда ул кыз кыяфәтендә булган һәм әле дә үз формасын югалтмаган. Журналист, «Сөембикә» редакциясе хезмәткәре Фагыйлә Шакирова, видеорепортаж ясап, туган авылында булган могҗизалы хәлләрне барлады һәм тарихи урыннарын күрсәтте. Читать дальше...