Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә: «Габдулла Тукай – безнең символ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган музей комплексы белән танышканнан соң, үз фикерен белдерде.

Музей зурайган, матурланган. Зур эш эшләнгән. Казанда булачак чараларны – Туган теле көнен һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгын матур итеп үткәрик! Мин монда Арчада эшләгән вакытта Тукайның 100 еллыгын үткәрергә туры килде. Кунакларны каршы алу, кабул итү безнең өстә иде. Республика җитәкчелеге килгән иде ул чакта да, бик зурлап уздырган идек.

Татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуларыбыз бик мөһим. Төп бурыч – туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу. Республикада Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшли, без уңай нәтиҗәләр күрәбез. Алга таба да бергә эшләячәкбез , – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Тукайның 150 еллыгына кадәр вакыт бик тиз үтеп китәчәген ассызыклады.

Габдулла Тукай – безнең символ. Без Россия Президентына Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указын әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Хәзер эш бара. Указ чыккач, эш планы төзеләчәк. » – дип белдерде Рәис.

«Музей заллары үзенә халыкны тартып торсын»

Очрашуда Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова модератор иде.

Бүген безнең өчен бик зур вакыйга! Сезне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел бәйрәме уңаеннан оештырыла торган традицион очрашуда сәламләргә рөхсәт итегез. Быел без изге урында – Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль комплексында күрешәбез. Кырлай – кечкенә Тукайның дөньяга күзе ачылган җир. Биредә булачак шагыйрь беренче китапларын укыган, халык әкиятләрен тыңлаган, Сабантуй бәйрәмендә катнашкан. «Шүрәле»дә язылганча, җирне аз-маз сукалап, чәчкән-урган. Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Тукай музеен яңартудагы ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт! Музей заллары үзенә халыкны тартып торсын. Яңа проектлар, яңа күргәзмәләр беркемне дә битараф калдырмас», – диде ул.

«Тукай мәсьәләсе – үзен чын татар, дип санаган һәр кеше өчен табигый»

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Тукайның 100 еллыгын бәйрәм итү тантаналарында катнашканнар залда бармы-юкмы, дип кызыксынды. Аннан сүз Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирелде:

Гомумән, Тукай мәсьәләсе – үзен чын татар, дип санаган һәр кеше өчен табигый. Без 2023 елда мең ярым елны колачлаган (XVII гасырдан башлап) антология бастырган идек. Аның ике томы нәшер ителде, өченчесе шушы көннәрдә чыгачак. Татар телендә болары, ә исә дүртенчесе – сайланма әсәрләр рус телендә. Бу бик зур эш, чөнки татар әдәбияты тарихында андый антологиянең чыкканы юк. Сезнең хәер-фатыйха белән тормышка аша.

Июнь аенда Тукай исемендәге Халыкара шигърият фестивале оештырмакчы булабыз. Зур итеп, кунаклар чакырып! Чит илләрдән дә чакыра башласак, чыгымлырак инде... Менә шундый эшләр, – диде ул һәм киләчәктә Тукай әсәрләрен чит телләрдә дә бастыру теләген әйтте.

«Күләмле төзекләндерү эшләре музей комплексын халыкара дәрәҗәгә күтәрде»

Алга таба микрофон Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахмановка тапшырылды. Ул республика җитәкчелегенә Габдулла Тукай музеенда комплекслы реставрация эшләре башкарган өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта шагыйрь тормышы белән бәйле күп кенә экспонатларның югары профессиональ реставрациягә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. Бу эшне киләсе зур датага – Тукайның 150 еллыгына башкарып булуын да ассызыклады:

Кырлайга килгәч, һәрвакыт рухи азык аласың. Чыннан да, бу – безнең халкыбызның, Татарстаныбызның рухи үзәге. Күләмле төзекләндерү эшләре музей комплексын халыкара дәрәҗәгә күтәрде, дисәм ялгышлык булмас, мөгаен. Алга таба рухи үзәгебезгә җанлы тормыш теләп калам, күп итеп мәктәп укучылары һәм балалар килсен. Монда тирә яктагы кешеләр: Арча, Әтнә, Биектау районнары халкы да, Казан халкы да бик теләп киләләр, карыйлар, – диде ул.

«Балачакта бөтен күргәннәр аеруча истә кала бит»

Рөстәм Миңнеханов исә туристларны җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. «Монда туризм белән вәзгыять ничек? Җәяү йөри торган маршрутлар да ясап, мәктәп балаларын да китерү кирәк. Монда керткән хезмәт! Кем килсә дә була. Туристларны җәлеп итү мөһим, – диде ул.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов былтыр районга 90 мең турист килүен, шуның 90 проценты Кырлайга баруын әйтте.

Яхшы шартлар бар, мәктәп балаларын автобуслар белән бирегә сәяхәткә алып килергә кирәк. Балачакта күргәннәр аеруча истә кала бит. Олыгайгач, кая барсаң да, ул кадәр үк хәтердә калмый. Ә балаларны яшьтән үк алып килсәң, кызыксындырсаң – мәңге онытмаячак. Комплекслы план булырга тиеш. Әгәр дә әйбәт булса, без монда килеп агитация ясамас идек. Менә бер миллион турист булды, дисәгез, мин «ярар» дияр идем. 90 мең әле… – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Балалар белән эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк»

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова билгеләп үткәнчә, институт татар халкы мирасын популярлаштыру белән актив шөгыльләнә, төрле платформаларда блоглар үстерә. Моннан тыш, Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Җиңү календаре» дигән яңа китап басылып чыккан, ул ватанпәрвәрлекне ныгытуда һәм илебез тарихы турында белемнәрне арттыруда ярдәм итәчәк:

Безнең видеороликлар һәм анимацияләр тарихны җиңелрәк итеп аңларга һәм аңа төшенергә булыша. Һәм интернет платформаларда блогларыбыз саны да арта. Мәсәлән, «Дзен»да татар халкының мирасына, популяр шәхесләренә багышланган интернет-сәхифәләребез бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда һәм фронтта Татарстан Республикасыннан булган каһарманнарның батырлыкларын сурәтләгән сәхифәбез дә уңышлы эшләп килә, – дип әйтте Галимҗанова.

Әйтергә кирәк, безнең чорда күргәзмәләр – үзе үк кызыклы иде. Ә хәзерге яшьләрендә кызыксыну уяту өчен интерактив, яңа форматларда кирәк! Ә сезнең бу эшегезне бик хуплыйм, кирәк. Балалар белән эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Без үскәндә барлык геройларны, космонавтларны, олимпия чемпионнарын белә идек. Тик бүгенге яшьләрне гаепләргә ярамый, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тинчурин театрын реконструкция көтә, театраллар фестиваль тәкъдим итә

Казан театрларында соңгы араларда театр дәрьясы шәхесләренә багышланган спектакльләр, пьесалар да ешайганын күрәбез. Бу җәһәттән дә очрашуда Казанда Россиякүләм театраль шәхесләргә багышланган иммерсив фестиваль оештыру тәкъдиме яңгырады. Шуны да билгеләп китик, шәхесләргә багышланган сәхнә әсәрләре Әлмәт, Уфа театрларында да куела.

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фәнис Җиһаншин татар театры турында яңа күп серияле фильм төшерү турында сөйләде. Проект Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан хупланган.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, иске хәзерге Тинчурин театры бинасына да реконструкция ясарга уйлыйлар. «Бездә Тинчурин театрын вакытлыча элеккеге биналарына күчереп торырга, дигән фикер дә бар», – диде ул.

Каюм Насыйрига багышланган беренче күчмә күргәзмә оештыру

Татарстан Республикасы Милли музееның «Каюм Насыйри музее» филиалы мөдире Кадрия Хәлимова музейның агарту эшчәнлеге, Каюм Насыйри иҗатын яшьләр арасында популярлаштыру, аерым алганда, эксперименталь экскурсияләр оештыру турында сөйләде.

Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән узган елда Каюм Насыйриның ике китабы бастырылды. Каюм Насыйрига багышланган беренче урам күргәзмәсе оештырылды һәм беренче документаль-нәфис фильм төшерелде. Кинода Насыйрины Фәнис Җиһанша уйнады. Ул фильм «Культура» телеканалында да күрсәтелде. Һәм иң төп эшләрнең берсе – музей төзекләндерүгә ябылды.

Әлеге вакытта без яшьләр өчен күптөрле кызыклы чаралар уздырабыз. Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнары буенча йөрибез, «Пушкин картасы» белән дә чаралар үткәрәбез. Минем шундый тәкъдим белән чыгасым килә: Каюм Насыйрига багышланган беренче күчмә күргәзмә оештыру. Бу күргәзмәне районнар буйлап йөртергә була, үзем мин тематик лекцияләр укыйм. Остаханәләр ясау да әйбәт булыр иде, хәтта ике телдә оештыру да мөмкин. Тукай белән дә бәйләп була, чөнки безнең XX гасыр башы татар интеллигенциясе Каюм Насыйрины укып үскән бит, – дип мөрәҗәгать итте Хәлимова.

Музыка сәнгатенә грантлар кирәк

Дирижер, Милли яшьләр оркестрының сәнгать җитәкчесе Айдар Ниязов Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасын эшләве турында сөйләде. Бу – Габдулла Тукайга багышланган мөһим әсәрләрнең берсе булып санала.

Җырчы, махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеров алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, кайбер ветераннар, өйләренә кайткач, үзләрен иҗатта тапкан. Ленур Биктимеров аларга махсус грантлар ярдәмендә ярдәм итүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне карарга кушты.

«Ел ахырында бергәләп нәтиҗәсен ясарбыз»

Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов:

Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерлеккә министрлыклар да, иҗтимагый оешмалар да бигрәк тә җаваплы карадылар. Эшләнгән эшләр күләме дә шактый зур. Бөтен ресурсларны кертеп санаганда бер миллиард сумнан күбрәк акча кулланылды. Музей комплексы, зиратлар төзерекләндерелде, юллар каралды. Әле Кырлайның үзенә керү юлы бик нык авырлыклар тудыра иде: күпер, юллар салынды. Тукайның әнисенең кабере каралды.

Тагын бер мәсьәлә: безнең барлык социаль әһәмияттәге учреждениеләрдә Тукай юбилее темасына бәйле эшчәнлек планнары төзелгән. Ел дәвамында Тукайны халыкка тагын да ныграк танытырга бурычлыбыз! Безнең үзебезнең комиссиянең генә дә Тукайга багышланган 20 артык махсус проектлары бар. Барлык мәгариф оешмаларын Тукай темасына методик материаллар белән тәэмин иттек. Ел ахырында бергәләп нәтиҗәсен ясарбыз, – дип йомгаклады ул әлеге очрашуны.

Язманы шундый сүзләр белән тәмамлыйсы килә, милләтнең йөз аклыгы булган Тукай – халкыбызның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Тукай – безнең телебезнең, әдәбиятыбызның чишмә башы. Биредә яңгыраган фикер-тәкъдимнәр дә шундый зур һәм кирәкле эшләрнең чишмә башы булсын иде!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus