Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

«Илһам алабыз»: «Туган тел» форумы делегатлары татарча цифрлы дөнья турында фикер алышты

15-17 апрельдә Казанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган дөньякүләм «Туган тел» форумы узды. Форумда 29 төбәктән 800 гә якын делегат катнашты. Катнашучылар белән без дә очраштык. Беләсезме, аларның һәрбересе сүз белән генә аңлата алмаслык дәрәҗәдә туган телебезгә гашыйк.

Россиянең төрле почмакларыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да булдылар.

Делегатларны, һәрвакыттагыча елмаеп, Мәдинә Рәшит кызы Саттарова каршы алды (соңга калып килүләренә карамастан). Алга таба кунакларны бина белән таныштырдылар. Танышу, әлбәттә, «Белем» музееннан башланып китте. Экскурсовод Илсөя Илһам кызы Шәйхетдинова татар милләтенең гасырлар буена үрелеп килгән мәгариф тарихы турында сөйләде.

Институт буйлап сәяхәтнең киләсе нокталары - «Дулкын» медиалабораториясе һәм «Edu.Tech» цифрлы белем бирү технологияләр үзәге иде. Бу тукталышларның икесендә дә дәрес бара иде. Делегатлар студентлар белән очрашуга да шат иде. Бер мизгелдә студентлар һәм кунаклар бер дулкында иде – гармунга «Мин яратам сине, Татарстан»ны җырладык. Җанлы студент тормышы, татар җанлы ватанпәрвәр егет һәм кызлар форумда катнашучыларда уңай тәэсир генә калдыргандыр, дип өметләнәбез.

Аннан дискуссион мәйданчыкларда фикер алышу булды. Бу – форумда катнашучыларның институт бинасында җыелуының төп сәбәбе иде. Ул түгәрәк өстәл рәвешендә узды. Ни кызганыч, вакыт кына кысан иде.

Институт бинасының икенче катындагы аудиториядә студентлар кебек үк шау-гөр килеп татар теле һәм әдәбият укытучылары утырышты. Филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштырды. Тавышы, тембры һәм хәтта интонациясе нәкъ безгә морфология дәресләрендә хикәя фигыльне аңлаткан төсле яңгырый. Делегатлар да, нәкъ студентлар кебек тып-тын калып, институтның актив, җанлы, күпкырлы мәдәни һәм фәнни эшчәнлеге турында тыңлады.

Туган тел һәм татар әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләренә багышланган фикер алышуны Гөлшат Галиуллина башлап җибәрде. Ул «Татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлегендә электрон ресурслар» темасына чыгыш ясады. Татар телен цифрлаштыру һәм лингвистик цифрлы ресурслар эшләү өлкәсендә бүгенге көндә гаять зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. «Татар теле һәм аны өйрәнүгә багышланган мәгълүмати ресурслар» платформасы, «TATZET» - татар теле: зур электрон тупланмасы, ТР топонимнар каталогы һәм татар теленең электрон корпуслары турында искәртеп узды.

Филология фәннәре кандидаты, доцент Эльвира Николай кызы Денмөхәммәтова «Татар галәме» - татар мәгариф ресурслары порталы турында сөйләде. Татар теле, әдәбияты һәм укыту методикасына багышланган хезмәтләрнең бер урында җыйналганы мәгълүм булды.

Филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Марс кызы Йосыпова «Татар әдәбиятын укытуда заманча методик кулланмалар» дип аталган чыгышында татар әдипләренә багышланган «Татар фикере» цифрлы видеокартотекасы белән таныштырды. Хәтта видео-викторина форматында да матур әдәбиятны өйрәнү мөмкин. Нейрочелтәр ярдәмендә ясалган ике мультфильм герое мәктәп баласын гына түгел, укытучыны да үзенә җәлеп итә аладыр мөгаен.

Филология фәннәре кандидаты, доцент Рамилә Камил кызы Сәгъдиева «Туган теле дәресләрендә укучыларны тәрбияләү һәм аралаштыру» темасына чыгыш ясады. Ул Халисә Ширмән әсәре мисалында укучы һәм студентларның фәнгә карата игътибарын ничек җәлеп итеп булуы турында сөйләде.

КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова «Туган тел укытучысының методик эшчәнлеге» темасын күтәрде. Мәгълүмати-коммуникацион, дистанцион укыту, уен, кейс технологияләре бар икәнлеген белдек. Шулай ук тагын бер файдалы электрон ресурс – «Татарча онлайн мәктәп» белем бирү порталы белән таныштык. Интернетта татар телле дөрес мәгълүматның таралуы һәм аны өйрәнү һәркемгә файдалы булуы – зур эшнең кыйммәтле нәтиҗәсе. Ышанычлы электрон ресурсларда теркәлгән фәнни хезмәтләр белән бушка һәм ачык рәвештә танышу мөмкинлеге телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә зур этәргеч бирә.

«Туган тел» форумының дискуссион мәйданчыкларында фикер алышу шуның белән тәмамланды. Әлбәттә, мондый электрон ресурслар белән танышу катнашучыларга да, безгә дә файдага булды. Мөгаллим-делегатларның һәрберсенең әлеге чарадан канәгать булып калулары нурлы йөзләреннән, рәхмәт сүзләреннән һәм, әлбәттә, гармунда уйный-уйный хушлашуларыннан күренә иде. Менә шундый алар хәзерге татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Яшь, дәртле, ә күңелләре әле дә 18дә!

Соңыннан делегатларның фикерләре белән дә уртаклашты.

Лидия Дәсенбитова, 2 нче номерлы Барда урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы:

Мондый форумда беренче тапкыр катнашам. Бик ошый. Яхшы мәйданчык. Әйбәт җирләрдә булдык, күп нәрсә күрдек. Күп кенә укытучылар белән таныштык. Бик яхшы, кирәкле, мөһим чара дип уйлыйм.

Альбина Галиуллина, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәр кандидаты, доцент:

Бу чара татар теле укытучыларын, галимнәрне, балалар бакчасында эшләүчеләрне бергә җыйды. Кызыклы очрашулар, бай күргәзмәләр безнең күңелләргә хуш килде. Әлеге чарадан канатланып яңа идеялар, фикерләр туплап кайтырбыз, дип өметләнәбез.

Илсур Мансуров, Башкортстанның Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире:

Без үзебез дә туган тел (татар һәм чуваш теле) укытучылары әзерлибез. «Туган тел» форумы укытучылар өчен бик мөһим чара, чөнки без Татарстан Республикасында татар теле укыту тәҗрибәсен, яңа укыту чараларын, яшьләрне күрәбез. Шундый заманча музейларда, төрле очрашуларда булып, яңа кешеләр белән танышабыз. Мөһим һәм кирәкле чара. Мондый очрашулар булмаган очракта да, гомумән, «Туган тел» илкүләм форумы үтү – бик мөһим, дип уйлыйм. Туган телгә игътибар бик нык кирәк!

Нурия Хәлиуллина, Мифтахетдин Акмулла исемендәге башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент:

Бик эчтәлекле, бай программа эшләнелгән. Делегатлар арасында тормышын татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, үзенең тормыш мәгънәсен балаларга туган телне өйрәтүдә күргән кешеләр җыелган. «Туган тел» форумы кысаларында татар теле буенча олимпиада да үткәрелде. Анда безнең студентлар да килде. «Туган тел» форумында катнашып, без башка өлкәләрдән килгән укытучылар белән танышабыз, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез һәм яңа дуслар табабыз. Киләчәктә иң мөһиме: шәхсән үзем өчен әйтсәм, туган телне үстерү, аны өйрәнү. Без үзебезгә илһам һәм канатлану алып китәбез. Бүгенге вазгыятьтә шундый катлаулы чорда яшибез. Туган телне саклап калу, аны үстерү турында күп сүз алып барыла, төрле программалар эшләнелә, ләкин, кызганычка, җәмгыятьтәге вакыйгалар белән бәйле рәвештә, телне өйрәнү, җанлы телне үстерүгә карата ниндидер тоткарлык күзәтелә. Мондый форумнар исә туган телне үстерүгә зур этәргеч булып тора.

***

Мондый чаралар туган телебезне тормышыбызның мөһим бер өлеше буларак танырга ярдәм итә. Тик мондый фикерләр кешеләргә Тукайның туган ае – апрельдә генә килмәсен иде, гел булып торсын иде. Ә сез ничек уйлыйсыз? языгыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus