Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирелгән
Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова сөенечле яңалыгы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.
«Дуслар! Шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә сезнең белән. Бүген миңа, Башкортостанның башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров карары буенча, Башкортостанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде!
Башкортостан тамашачыларыма, халкыма зур рәхмәтләремне белдерәм, бу безнең уртак бүләгебез», – дигән Ландыш.
Җырчыга бик күп котлау сүзләре язганнар. «Без сезнең өчен шат!», «Сез моңа күптән лаек», – кебек җылы сүзләр җиткергәннәр. Киләчәктә иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләгәннәр.
«Котлыйбыз! Сез әле Татарстанның атказанган балалар әнисе дә! Монысын сезнең «подписчик»ларыгыз бирә һәм бу барлык бүләкләрдән дә югарырак. Аны әле тормыш мең кат раслар!», – дип, комментарий калдыручы да булган. Монсын инде Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның ире Фәрит Таишевның балалары сәләтле, милләт җанлы, моңлы булулары, татар телен камил белүләре өчен шулай язганнар, күрәсең.
Ландышны без дә әлеге уңышы белән ихлас котлыйбыз. Киләчәктә иҗат юлының гөрләп чәчәк атуын телибез.
Фотолар: Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан