Казан Кремлендә Уфада яшәүче рәссам Вәкил Шәйхетдинов күргәзмәсе ачыла
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 10 февральдә Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның 70 яшьлеге уңаеннан күргәзмә ачыла. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.
Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов — рәссам, график, монументалист. Ул 1951 елның 4 маенда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1980 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәссам 1972 елда республика, зональ, төбәк, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнаша башлый. Ул — СССР, Россия, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.