Уфада яшәүче «Байга 2021» курайчылар конкурсында җиңде
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Октябрьский шәһәрендә Милли мәдәниятләр үзәгендә «Байга 2021» курайчылар конкурсын ачу тантанасы үтте. Юбилей конкурсының төп бүләген (Гран-при) күп сандагы район, шәһәр һәм республика конкурслары лауреаты һәм дипломанты Айрат Карасов (Уфа) яулады. Быел Курай бәйрәмендә Башкортстанның 14 районы һәм 12 шәһәре вәкилләре, Оренбург, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән килгән кунаклар: барлыгы 82 солист һәм 23 иҗат коллективы катнашты. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә. Бәйрәмне оештыручылар — БР Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Октябрьский шәһәре хакимияте, БР курайчылар берлеге. Беренче тапкыр республика Курай бәйрәме Октябрьскийда 2001 елда узды. Мәдәни конкурс иҗат ияләренә осталыкларын күрсәтергә, сәләтле башкаручыларны ачарга мөмкинлек бирә. «Әле берничә ел элек кенә республика күләмендәге бәйрәмгә килгән курайчыларның күпчелеге бүген инде сизелерлек тәҗрибә туплавы күренә, бу бик мәслихәт күренеш. Алар арасында иң көчлесе җиңсен!» — диде Халыклар дуслыгы йортындагы чарада чыгыш ясаган Октябрь Латыйпов. Тәҗрибәле һәм яшь башкаручылар көн дәвамында республиканың иң яхшы курайчысы исеме өчен көч сынашты. Музыка уен коралында уйнау осталыгын солистлар һәм ансамбльләр ике яшь төркемендә (16 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр) күрсәтте. «Юбилейлы егерменче Курай бәйрәменең шәһәребезнең 75 еллыгы билгеләнгән чорда үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Без кунакларны, конкурста катнашучыларны төбәктә күрүебезгә һәрвакыт шат. Жюрига нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм», — диде конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Иң яшь катнашучы — Октябрьскийдан 7 яшьлек Нелли Антанайтис, ә иң өлкән башкаручы исеменә Сибайдан 71 яшьлек Шәйморат Янбәков лаек булды. Жюри шулай ук II–III дәрәҗә лауреатларны һәм конкурс дипломантларын билгеләде.