Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час

«Идел» журналының стартапларга багышланган яңа саны сатуга чыкты

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). «Идел» журналының апрель саны дөнья күрде. Тиражны кичә төяп җибәргәннәр, ә сату пунктларына ул якын арада килеп җитәчәк.

«Стартап» терминына 2021 елда 45 ел булды. Беренче тапкыр аны 1976 елда бизнес турында дөньякүләм танылган журнал (Forbes) куллана, ә инде 90 нчы елларда ул киң таралыш ала. Тотрыклы компания булу өчен стартапка дүрт этап узу, ягъни потенциаль клиентлар проблемасын хәл итү, маркетинг стратегиясе, кулланучыларны җәлеп итү һәм сату үсеше, компаниянең структурасын булдыру кирәк.

Стартапчылар өчен безнең төбәктәге мөмкинлекләр турында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының стратегик үсеш буенча рәис урынбасары Елена Агеева эксклюзив интервьюда сөйләде. «Без 2020 елда 11 меңнән артык мөрәҗәгать алдык. Мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләрендә бизнес башлау, аны алып бару кыенлыклары булды. Әмма эшмәкәрләрдә иң катлаулы шартларда да эшли ала торган стратегик фикерләү бар», - диде журнал әңгәмәдәше. Ул интервьюда уңышлы стартапчы булу серләре, Татарстанда яңа эш башлаучы бизнесменнарга нинди субсидияләр, грантлар, конкурслар, ташламалы кредитлар бирелүе һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләде.

Уңышлы стартап авторлары үз бизнесларын үстерүнең үзенчәлекле ысуллары белән уртаклашты. Сәламәт ризык онлайн-маркетингын уйлап табучы Резидә Сәлахова үзе дә артык авырлык җыйганга һәм аның алдында сәламәт туклану мәсьәләсе кискен торганга шундый фикергә килгән. Шулай проблеманы хәл итә барып, ул уңышлы эшли торган бизнес булдырган.

«Безнең кушымта Россиянең тугыз шәһәрендә эшли: Казан, Калининград, Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Питер, Краснодар, Сочи һәм Ульяновскида. Сервистан 8 меңнән артык кеше файдаланган инде. Якындагы планнарда - Европа дәрәҗәсенә чыгу. Без эшне үзебезнең төп офисыбыз булган туган Казаныбыздан башладык», — дип сөйләде ул «Идел» хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

Зур йөк машиналарына йөкләнешне үлчәү һәм контрольдә тоту системасы буенча сервисны уңышлы сата торган IT-белгеч Руслан Галиев, аяк-куллар ишемиясеннән эшләгән препаратлар турында йөрәк-кан тамырлары хирургы Игорь Саматошенков уңышлы кейслары белән уртаклашты.

Журналда авыл стартапларының уңышлы кейслары бирелде. Теләче фермерлары Олы Мишә авылыннан Айсинә Гыйниятуллина, Олы Мәтәскә авылыннан Гөлшат Садыйкова, Балык Бистәсеннән пенсиядәге милиционер Камил Гобәйдуллин фермер хуҗалыкларын нульдән башлап оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Алар авыр минутларда бирешмәскә кирәклеге һәм хәзер бернәрсәгә дә үкенмәүләре турында уртаклашты

«Әгәр оешма акча эшләүгә караганда күбрәк тотарга омтыла икән, бу уңышсызлык» — бизнес алып бару кагыйдәләренең берсе бу. Республика яшьләр журналы стартапчылар өчен эшләүче 12 лайфхак, шулай ук уңышлы бизнесменнар яза һәм укый торган китаплар исемлеген бастырып чыгарды.

 «Хәләл» системасында бизнес күптәннән Татарстанның визит карточкасына әверелде. Мөселман кешесе өчен рөхсәт ителгән продукция катгый стандартларга һәм югары сыйфат таләпләренә туры килергә тиеш. Хәләл нормалары буенча банк продуктларына да ихтыяҗ хәтта башка конфессия вәкилләрендә дә бар. Бүген Россиядә «хәләл», мөгаен, сыйфатны гарантияләргә сәләтле бердәнбер «ГОСТ» - сервисмы ул, банкингмы әллә ризыкмы, кайсы булса да. Ә мөселман модасы индустриясе – ул аерым тикшеренү темасы. 

Әлеге санда безне, барыннан да элек, реаль кешеләр тарихы, аларның бизнесны бүген һәм хәзер бернинди форс-мажор һәм пандемиягә карамастан алып барулары кызыксындырды. Иң мөһиме - бу сандагы геройларны җиңүгә, дөньяны яхшырту омтылыш башкалардан аерып тора.

Журнал әле шәһәр киоскларына килеп җитмәде, әмма аны хәзер үк «Татмедиа» АҖнең баш офисында сатып алырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city

В Смоленской области наиболее эффективные институты для бизнеса среди российских регионов

Орловские хоккеисты из «Ледового поколения» поборолись в Сочи за «Кубок Содружества»

В Екатеринбурге открылся фестиваль «Денис Мацуев представляет…»

Бузова ответила Собчак на критику концерта в Уфе

Музыкальные новости

CЛД «Печора» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» получило сертификацию для технического обслуживания локомотивов серии 2ТЭ25КМ в объёме ТО-2.

Академия Плющенко требует почти два миллиона со сбежавшей от них юной спортсменки

«Солнечная Азбука» в особом семейном центре «Семь-Я»

Определят победителя на конкурсе театральных коллективов школ в УЛАН-УДЭ нс конкурсе детей Алтан Баг - Театр, Новости и Культура, Дети, Россия

Новости Уфы

Мэр Москвы и глава Башкортостана подписали соглашение в рамках ПМЭФ

В Орле стартовали Всероссийские соревнования по самбо среди сельских команд

Орловские хоккеисты из «Ледового поколения» поборолись в Сочи за «Кубок Содружества»

В Екатеринбурге открылся фестиваль «Денис Мацуев представляет…»

Экология в Башкортостане

Джомба, суттуг шай, кучу и другими видами чая в регионах России могут насладиться российские туристы

Уникальный интерактивный проект Ставропольской психиатрической больницы на выставке-форуме «Россия»

Антисанитария в службах доставки: токсиколог Кутушов рассказал, почему опасно заказывать еду

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия

Спорт в Башкортостане

Теннисист Медведев снялся с турнира ATP в Нидерландах из-за травмы

Джокович — о травме: На данный момент, вроде все нормально, но я не знаю, что будет утром

Мирра Андреева впервые вышла в четвертьфинал турнира Большого шлема

«Сейчас даже счёт не помню»: Андреева сенсационно победила Соболенко и вышла в полуфинал «Ролан Гаррос»

Moscow.media

«Грузовичкоф» выступил в Санкт-Петербургской торгово-промышленной палате с предложениями для развития отрасли

Сотрудники военных следственных органов Следственного комитета России по всей стране оказывают помощь подшефным детским учреждениям

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия

Приглашенные солистки выступят в опере «Руслан и Людмила»











Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus






Не стало заслуженного артиста России Владимира Латыпова-Догадова

Drift That...: дрифт объединяет города и разжигает страсти

В Екатеринбурге открылся фестиваль «Денис Мацуев представляет…»

Орловские хоккеисты из «Ледового поколения» поборолись в Сочи за «Кубок Содружества»