Коръән мәгънәләренең аңлатмасы рус телендә аудиодиск форматында чыкты
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Коръән мәгънәләренең татарчага аңлатмалы тәрҗемәсенең аудиоверсиясе чыкканнан соң рус телендәге диск та дөнья күрде. Бу хакта «Хозур» нәшрият йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кәлам Шәриф. Мәгънәләр тәрҗемәсе» уникаль басмасының аудиоварианты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән. Аның тиражы — 1 мең данә. 38 сәгать дәвам итүче мәгънәләр тәрҗемәсен Биектау районы Калинино авылының «Каредениз» мәчете имам-хатыйбы Айбек Токтосопиев укый. Шунысын да искәртик: әлеге фундаменталь хезмәт - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә 40тан артык белгечнең җиде еллык күмәк эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул китап форматында «Хозур» нәшрият йортында дөнья күрде һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала шәһәрләрендә тәкъдим ителде. Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итүнең яңа форматы: рус телендә аудиодиск дөнья күрде