Коронавирус эпидемиясе булу сәбәпле, Уфада крематорий төзү тизләтелә
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Дөньда коронавируслы авыру пандемиясе булу сәбәпле, Башкортстанның Уфа шәһәрендә крематорий төзү эшләре тизләтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Агентлык белешмәсе буенча, Уфа администрациясе Җир һәм милек идарәсенә Орджоникидзе районының Новоалександровка бистәсендәге җир кишәрлеген крематорий төзү өчен кулланырга рөхсәт биргән.
«Учреждениене 2021 елда төзергә планлаштырган булганнар. Ләкин пандемия планга төзәтмәләр кертә. Шәһәр зиратларында урыннар бетеп килә. Матбугат чаралары коронавирустан үлүчеләр өчен Төньяк бистәсендә 1000 урын резервка куелган дигән хәбәр тараткан. Мэрия моны кире кага. чыккан мәгълүматны кире кага», диелә бу хәбәрдә.
Уфадагы Республика клиник хастаханәсендә табиблар һәм пациентлар арасында 170 кеше коронавирус йоктырган дип шикләнәләр. Бу хакта бүген коронавируска каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итә.