Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Татарстан һәм Башкортостан арасындагы дуслык оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин вафат

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). "Агыйдел" Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек иҗтимагый оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин вафат. Бу хакта социаль челтәрдә аның улы, танылган саксофончы Артур хәбәр итә.

"Әтием! Бүген ул бездән китте. Дүшәмбе аны Чаллыдан соңгы юлга озатачакбыз, вакытын соңрак хәбәр итәрмен", - дип язган Артур. Ул әтисенең туган ягында - Азнакай районы Сарлы авылында җирләнәчәген язган. Артур язуынча, әтисенең сәламәтлек белән проблемалары булмаган. "Ул әни белән театрга барган, йөрәге тоткан, әни кулында вафат булган", - дип яза Артур.

Артур әлегә вакытта Дубайда булуын, иртәгә Татарстанга кайтачагын әйткән. "Миңа ярдәм кирәк, мин Дубайда үзем генә, самолет көтәм. Минем әти бик якты кеше иде, күп кешеләр гә булышты. Әти, мин сынатмам. Күп әйберләре әйтеп өлгермәдем, күп әйберләрне эшләп йлгермәдем. Дуслар, гомерләрнең, якыннарның кадерен белегез", - дигән ул.

Маузир Гыйниятуллин күпсанлы милли чараларны оештыруда катнашкан, талантлы яшьләрне үстерүгә зур өлеш керткән шәхес иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus