Башкортстанда беренче тапкыр район хакимиятенә җитәкче итеп хатын-кыз билгеләнде
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Зөһрә Гордиенко Башкортстанның Кыйгы районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Ул – республикада муниципалитет башлыгы булган беренче хатын-кыз. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, җирле совет депутатларына аның кандидатурасын тәкъдим итеп, аның эшлекле һәм һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте.
«Зөһрә Мәүлетбай кызы тумышы белән Учалыдан, гомер буе диярлек социаль өлкәдә эшләгән, соңгы 8 елда ул Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын биләде. Ул энергиясе ташып торган җитәкче, аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм», - дип искәртте Радий Хәбиров.
Кыйгы районы советы депутатлары Зөһрә Гордиенко кандидатурасын бертавыштан хуплады һәм аны район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.