Туймазы театры Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» пьесасын сәхнәләштерә
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туймазы театры Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» пьесасын сәхнәләштерә.
Спектакльне театр режиссеры Айдар Зарипов куя. Рәссам — Булат Ибраһимов. Музыкаль бизәлеш — Васил Гафаров.
Премьера 30 һәм 31 мартка билгеләнгән. Аны «Пушкин картасы» белән карап булачак.
Драматургның бу әсәре Әзербайҗан ТЮЗында куелган иде. Үткән сезонда аны Буа театры чыгарды.