Рифат Зарипов Уфага барып, баянга концерт куеп кайткан. Аппаратурасы берничә тапкыр сүнеп, җырчыны кыен хәлгә калдырган. Алай да, Рифат, югалып калмыйча, җырларын баянга кушылып җырлап чыккан.
Читать дальше...Татарстан Диния нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуы булды. «Интертат» Рамазан аена кагылышлы иң еш бирелә торган сорауларга җавапларны һәм матбугат очрашуында яңгыраган фикерләрне туплады. Материал Татарстан Диния нәзарәте тәкъдим иткән мәгълүматка таянып әзерләнде.
Новосибирскида 17 яшьлек кызны үтерүче ир-атны 15,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Аны үтерүдә һәм үтерү белән янауда, балигъ булмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүдә, җәзалауда гаепле дип таптылар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Моннан 3 ел элек Дилә Нигъмәтуллина белән яшь җырчы Лэйна «Миләшләрем» җыры аркасында конфликтка кергән иде. Әлеге аңлашылмаучанлыкны алар суд аша хәл иткәннәр икән. Бу хакта Дилә Нигъмәтуллина «ШАЯН ТВ»ның «YouTube» каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында сөйләгән.
Читать дальше...Әтнә районының Ленин исемендәге нәселле терлек заводы авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортында очраштык.
Яшь җырчы Лия Шәмсинаның кыйммәтле киемнәрен урлаганнар. Бу күңелсезлек җырчы әти-әнисе һәм энесе белән Дубайда ял иткән вакытта булган. Кунакханәдәге номерда җырчының кыйммәтле джинс чалбары юкка чыккан.
Читать дальше...
5 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, аязганда -12..-17˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
Читать дальше...
Чаллыда бард, шагыйрь Альберт Таҗиев вафат булган. 20 гыйнварда ул 60 яшьлеген уздырган була. Узган шимбәдә спорт кортында бадминтон уйнаганда, аның хәле начарлана. «Ашыгыч ярдәм» табиблары аңа ярдәм итә алмаган, ул алар килеп җиткәнче вафат булган, дип яза «Челниниские известия» сайты.
Читать дальше...
Самара өлкәсендә бүген күпердә шартлау булганын язган идек. Шул ук тимер юлда тагын 2 шартлаткыч җайланма табылган, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.
Читать дальше...
Хәзерге вакытта Россия эстрадасындагы иң популяр җырчыларның берсе – Клава Кока. «Киләчәк уеннары» турнирының ябылу тантанасына да ул чакырылган иде. «База» телеграм-каналы аны чакыру шартлары, бәяләре турында яза.
Читать дальше...
Фирдүс Тямаев быелгы концертларыннан соң тамашачы янына фотога төшәргә чыга алмавының сәбәпләрен аңлаткан.
Читать дальше...Башкортстанда җитәкче урыннарда эшләүче татар язучысы Әлфис Гаязов белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе.
Самара өлкәсендә Чапаевка елгасы аша тимер юл күперендә шартлау булган дип яза Baza телеграм-каналы. Күпер шәһәргә кергәндә, Звезда бистәсе белән Чапаевск шәһәре арасында.
Читать дальше...
Алла Пугачева «Минем өчен борчылма» – «Не беспокойся за меня» дигән җыры чыкты. Аны Филипп Киркоров үз аккаунтына куйган.
Читать дальше...
Илназ Минвәлиев авылда яшәүче әнисенең хәлен белергә кайткан. Йорт тирәсендәге эшләрне эшләгәндә, Илназ Минвәлиев видеолар төшерергә дә өлгерә. Аның сторисларыннан авылдагы карның күплеген күрергә була. Җырчы абыйсы белән язга әзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр – өй түбәсеннән кар төшерәләр.
Читать дальше...
Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның «Тама-тама күз яшең» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Читать дальше...
2 мартта кич белән Бурятиянең Иволга районындагы Поселье авылында агач өй яна. Янгында 6 һәм 9 яшьлек ике кыз бала һәлак була. Балаларның атасын һәм анасы хастаханәгә китергәннәр, алар пешкән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Читать дальше...
Гөлүсә һәм Закир Шаһбан Төмән өлкәсенең иң ерак, сазлык эчендәге авылларга гастрольләр белән чыгып киткәннәр. Татар җырларына, моңына сусаган милләттәшләребез аларны бик җылы каршы алган. Артистлар бу якларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен исләре китеп карап йөри, үзләренә генә хас ризыкларын авыз итә, үзенчәлекле сөйләмен аңларга тырыша.
Читать дальше...
«Интертат» хәбәрчесе махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтовның хәлләрен белеште. Җырчы махсус операциягә үз теләге белән узган елның җәендә киткән иде.
Читать дальше...