Бүген язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә никах укытуы хакында хәбәр итте. Язмасында тормыш иптәше белән дә кыскача таныштырып үтте. Фәүзия ханымны тормышындагы сөенечле вакыйга белән котлап, кыска гына әңгәмә корып алдык.
Читать дальше...
Красноярск краеның бер авылында халык «ашыгыч ярдәм» машинасын җибәрмәс өчен, аны тоткарлап торган. Авыл халкы сөйләгәнчә, «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре инсульттан соң аяклары чери башлаган авыру пенсионерны алып китәргә теләмәгән. Бу күренешләр төшерелгән видеоны алар ТВК басмасына җибәргән.
Читать дальше...
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә авыру кешене алып бара торган «ашыгыч ярдәм» машинасына ут капкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина рус эстрадасы йолдызлары белән эшли торган танылган фониатр Лев Рудин белән очрашкан.
Читать дальше...
● ● ●
Король йөрми, ә король йөреше бар.
● ● ●
Безнең авылны артка калдырып, медицина алга зур адымнар ясады.
● ● ●
Хакимияттәге туганнар – коррупция түгел, ә «гаилә хезмәт династиясе».
● ● ●
– Безнең институттагы иң нык таралган ике сүз нинди?
– Мин белмим…
– Әйе шул!
● ● ●
– Менә болай – минем фатирга күч, ашарга әзерлә, үзең дә эшләп алырга онытма һәм минем дорфалыкларга түзеп торырга күнек.
– Ә миңа болар нәрсәгә кирәк? Читать дальше...
17 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -15..-20˚, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -24˚ градус, көндез -9..-14˚ градус. Юлларда бозлавык.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова никах укыткан. Ул бу хакта үзенең фейсбук сәхифәсендә хәбәр итеп, никахлы ире белән таныштырган.
Читать дальше...
Җәзаларны үтәтү федераль идарәсе Алексей Навальныйның* үлеме турында хәбәр итә.
Читать дальше...
Кичә Татарстанның Саба районы Сабай авылында ир белән хатын мунчада ис тиеп һәлак булуы турында мәгълүмат килеп иреште. Күп кенә мәгълүмат чаралары, Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән, ирле-хатынлы пар дип язсалар да, аларның гаилә түгел, күршеләр булуы ачыкланды. Якыннары аларның мунчада юынган чакта түгел, ә бары тик мунча алдында икенче катка менә торган баскыч янында сөйләшеп утырган чакта үлеп киткәннәрен әйтте. Зәһәр, мәкерле сөрем газы шулкадәр көчле булган, күрәсең... Читать дальше...
«Кави – Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында документаль фильм төшерелгән. Фильм опера премьерасының 1 еллыгы уңаеннан Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителде. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова әлеге фильмны карап кайткач туган уйлары белән бүлешә.
Белгородта ВСУ ракеталары һөҗүмендә һәлак булган кешеләрнең берсе Белгород Дәүләт университетында укытучы булып эшләгән Любовь Губкина була. 44 яшьлек хатын-кыз университетның инженерия һәм цифрлы технологияләр институты белгече була, анда 25 елга якын эшләгән. Аның 3 баласы ятим калган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.
Читать дальше...
Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үрдәк ите белән җылы салат рецептын тәкъдим итә.
Читать дальше...
Салават Фәтхетдинов үзенең укучысы Ришат Фазлыйәхмәтов белән куячак концертының репетициясендә үзенең шәкертләренең кушаматларын әйтеп чыккан. Бу хакта җырчыдан, бик кызыксынып, алып баручы Гөлназ Сәфәрова сорашкан.
Читать дальше...
Блогер Олеся Лесная һәм җырчы Лилия Хәйруллина белән уртак вайннар төшерүче популяр татар блогеры Илнар Идрисов сөйгәненә тәкъдим ясаган. Әлеге матур вакыйга Гашыйклар көнендә, күзәтү тәгәрмәче кабинасында үткән.
Читать дальше...
Балаларның 1 процентында онкология авырулары табыла. Еш кына бу – «лейкоз» була (кан рагының бер төре). Икенче урында – үзәк нерв системасы яман шеше. Шулай ук йомшак тукымалар саркомы да очрый (еш кына мондый шешләр аяк-кулларны зарарлый). Бу хакта медицина фәннәре докторы, Россия балалар клиник хастаханәсенең сөяк мие трансплантациясе бүлеге мөдире, РФ атказанган табибы Елена Скоробогатовага сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.
Читать дальше...
Ростовта авариядә 14 яшьлек кыз үлгән, машина йөртүче 16 яшьлек үсмер, 17 һәм 24 яшьлек пассажир егетләр бик авыр хәлдә. Йөртүче егет машинаны берничә көн элек кенә сатып алган. Салонда 400 мең сум акча табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Башкорт хуҗабикәсе буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламова ир-ат язылучыларының оятсыз тәкъдимнәре турында сөйләгән. Блогер сүзләренчә, мондый тәкъдимнәр аны уңайсызландырып кына калмый, ә ачуын да чыгара. Ә мондый тәкъдим ясаучы ирләрнең күбесе өйләнгән, хәтта балалары бар, дип сөйли блогер. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.
Читать дальше...Кояш җылысы сизелә, орлык, үсенте, бакча турындагы уйлар кытыклый башлый. Чәчәк үстерүчеләр кыш көне нишли икән? Мамадышта яшәүче Раушания Гарипова җаны-тәне белән гладиолус чәчәкләрен ярата. Андый кешеләр турында «җенләнгән» диләр, тик матурлык үстерүчегә карата бу сүзне кулланасы килми. Ул кышын ниләр эшләгәнен сөйләде.