Бездә халык: «Багучыга барма, башыңа бәла алма», – ди. Шулай да күрәзәчеләр янына киңәш сорап баручылар да җитәрлек икән. «Интертат» хәбәрчесе багучыларга барган кызлар белән аралашып, юраулары юш килгәнме икәнен белеште.
Гыйнвардагы җылы көннәрдә Казанда түбәдән ишелеп төшкән кар машинаны җимергән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Читать дальше...
Татар эстрадасының иң тырыш җырчыларының берсе Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә үз тормышы, үз фикере турында кыска видеолар куя. Чираттагысы – ике зур хыялы турында.
Читать дальше...
Җырчы Чәчкә авырлы вакытында һәм икенче кызы дөньяга килгәч, социаль челтәрләрдәге сәхифәсен бик актив алып бара башлаган иде. Ләкин соңгы вакытта дуслары җырчыны тәмам югалттылар. Чәчкә 3 ай буе социаль челтәрләрдән башка яшәгән икән. Хәзер исә виртуаль тормышка кире кайтып, «подписчикларын» сәламләгән.
Читать дальше...
Татарстанда яшәүче ир-ат атасын кыйнап үтергән, дип шикләнәләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...2026 елда Чаллының 400 еллыгы бәйрәм ителәчәк, дигән хәбәр тарихчыларда ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Төбәк тарихын өйрәнүче Ленар Мифтахныкы, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәпли. «Интертат» хәбәрчесе Чаллының 400 еллыгына карата тарихчыларның фикерен барлады.
2 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Урыны белән буран була. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.
ИлСаф үзенең куанычы белән уртаклашты. Җырчы тагын бер тапкыр бабай булган. Аның кызы Энҗе икенче бәбиен алып кайткан.
Читать дальше...
Өч ислам табышмагы.
1) Кем тумады, ләкин җирдә башка кешеләргә караганда озаграк яшәде?
Җавап: Адәм галәйһиссәләм.
2) Ул әни, ләкин бала тапмаган һәм хатын-кыз да түгел?
Җавап: ул Фәтихә (Әлхәм) сүрәсе. Ул – Корьәннең анасы (әлеге сүрәнең икенче исеме).
Игътибарга алыгыз, кайбер җавапларда, «җир анабыз» дип, ялгышлык белән язылган. «Җир анабыз» дип әйтү ул – мәҗүси дингә (язычество, языческие религии) караган нәрсә. Без, әлхәмдүлилләһ, мөселман (ислам динен кабул иткән кеше). Читать дальше...
Әсгать Дөбер-шатыр социаль челтәрдәге сәхифәсендә Илназар белән җырлаган видеосын куйган. «Ике пенсионер сәхнәдә», – дип шаярткан ул үзләреннән.
Читать дальше...
Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә юбилей концертына әзерләнүе хакында хәбәр итте. Һәм ул яңа образын да күрсәтте.
Читать дальше...
Татарстан Язучылар берлеге остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Язучылар берлеккә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү кебек изге эш хакына җыелды. Биредә хәтта Үзе – язучыларның аксакалы Равил Фәйзуллин да бар иде.
Читать дальше...
Ландыш Нигъмәтҗанова, әнисен туган көне белән котлаган вакытта, иң якын кешесенең хәзер тормышында авыр чор булуы турында әйткән.
Читать дальше...
«Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Гамил Әсхәдулла «Шәһри Чаллы» газетасының «Йолдызлы мизгел» тапшыруында кунакта булган һәм иҗат төркемен борчыган хәл турында сөйләгән.
Читать дальше...
Башкортстанның Зилаер районы суды 17 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнгән балигъ булмаган егеткә хөкем карары чыгарды. Бу хакта «Башинформ» сайты яза.
Читать дальше...
Дагыстанда хатыны хыянәт итүе турында сөйләгәч, ир коралга ябыша. Бергә яшәгән 15 ел гомер сызып ташлана. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Алып баручы Рамил Шәрәфиев җырчы Әнвәр Нургалиев концертына килеп, тамашачының әдәпсезлегенә шаккатып кайткан. Үзенең фикерләрен ул сторисларында язып калдырган.
Читать дальше...
Ватсап төркемнәрендә Җәвит Шакировның үз язмышы турында сөйләгән видеосы таралды. Без әлеге видеоны кем төшергәнлеген белмибез. Ләкин популяр юмор остасының әнисез узган балачагы турында сөйләвен тыныч кына карап булмый. «Елатты», – дип язып, видеоны бер төркемнән икенчеләренә җибәрәләр.
Читать дальше...