Добавить новость


Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer
Июнь
2018

Новости за 21.06.2018

Azatliq.org 

Омски өлкәсенең Тайчы авылы халкы клубсыз һәм китапханәсез калды

21 июньдә Омски өлкәсе Тәвриз районында урнашкан татар авылы Тайчыда клуб һәм китапханә янып көл булды. Башта таратылган мәгълүмәткә караганда, китапханәдәге барлык китаплар янып беткән, клубтагы аппаратура һәм "Умырзая" ансамбле киеп чыгыш ясый торган концерт киемнәре дә янган. Соңрак костюмнарның исән калуы ачыкланды. “Янгын нидән чыкканы турында төгәл мәгълүмәт юк, тикшерү бара. Мөгаен, электр чыбыклары ялганышыннан чыккандыр. Майда бинаны тикшергәндә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре электр... Читать дальше...

Azatliq.org 

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүченең әнисе ачлык игълан иткән

Кырымтатар Нури Примовның әнисе Райме Примова Русия тарафыннан аннкесияләнгән Акъярның ФСБ идарәсенә улын иреккә чыгаруны таләп итеп гариза язган һәм Русия куәт оешмаларының гамәлләренә каршы ачлык игълан иткән. Нури Примов Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

Azatliq.org 

Казакъстан журналистлар берлеге Павел Дуровны бүләкләде

Казакъстанның журналистлар берлеге Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуровны махсус премия белән бүләкләде. Бу бүләк аңа "Цензура һәм ватандашларның интернетта ирекле язышуына дәүләт тыкшынуына каршы торуы" өчен бирелде.

Azatliq.org 

Татар кызлары президент булып телне сакларга хыяллана

20 июнь Казанның филармония залында "Татар кызы - 2018" бәйгесенең Татарстан өлеше үтте. Анда көч сынашкан 11 кызның күбесе татар телен мәктәптә ихтыярига калдыру хәбәрен ишеткән. Алар Татарстан президенты булсалар, беренче итеп милләтне, телне саклап калу фәрманын чыгарачакларын әйттеләр.

Azatliq.org 

Рәсми Казан думаның телләр турында карары белән канәгать

21 июнь Татарстан Дәүләт шурасының җәйге яллар алдыннан соңгы утырышында милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе турында фикер алышмаска булдылар. Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова да бу уңайдан "безнең борчылуларны ишеттеләр" диде.

Azatliq.org 

Казаннан экология активисты Юлия Фәйзрахманованы полициягә "сөйләшүгә" чакырганнар

Казан журналисты, экология активисты Юлия Фәйзрахманованы полиция бүлегенә сөйләшүгә чакырганнар. Моңа кадәр ул үз намзәтен Татарстан Дәүләт шурасы депутатлыгына тәкъдим итү турында белдергән булган.

Azatliq.org 

Айрат Дилмөхәммәтов: "Башкорт халкын сәяси субъект итү кирәк"

Башкорт милли хәрәкәте вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов аның "дүртенче республикасын" татар һәм урыс халкының сәламәт өлеше яклар дип өметләнә. Башкорт телен мотлак укытуга килгәндә, Башкортстан моңа әзер түгел ди ул.


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus