Мөселманнар Томилино урман паркында өмә үткәрде
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Котельник шәһәр округында җирле мөселманнар җәмгытенең 20 активисты Томилино урман паркында зур өмә үткәрде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Төбәктә эссе һава торышы булуга карамастан, мөселманнар алты сәгать дәвамында урман паркының өч территориясен чистарткан. Алар 150 капчык көнкүреш калдыгы җыйган.