Алинә Заһитова быел ярышларда катнашырга җыенмый
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Олимпия, дөнья һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова быелның ахырына кадәр ярышларда катнашмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы бер-берсенә бәйле булмаган ике чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Элегрәк 18 яшьлек спортчы, «Ледниковый период» проектында алып баручы ролендә чыгыш ясау сәбәпле, Россия җыелмасының контроль прокатларында катнашмаячагы турында белдергән иде. «Бу сезонда Заһитованың Гран-прида, шулай ук Россия Кубогы һәм ил чемпионаты этапларында чыгыш ясау белән бәйле планнары юк»... Читать дальше...