Әлки районында 119 кеше яңа эшкә урнашкан
(Әлки, 14 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Айрат Лотфуллин). Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Әлки районның 295 кешесе «Работа в России» порталы ярдәмендә эшсез сыйфатында исәпкә баскан. Пандемия башланганнан бирле 119 кеше эшкә урнаштырылган.Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алексей Шувалов сүзләренчә, иң күп гаризалар апрель–май айларына туры килә. Эшсезләр санының иң күбе июнь аенда булган, ул вакытта 169 кеше исәптә тора. Хәзер аларның саны кими. Кайбер чикләүләрне бетерүгә бәйле рәвештә, җәмәгать туклануы оешмаларына, шулай ук сезонлы эшләргә элеваторга эшкә урнашканнар. Бүгенге көндә 129 кеше беркайда да эшләми. Һәр эшсезгә эш бар — барлыгы 129 вакансия бар. Нигездә, «Хузангай» һәм «Кызыл Шәрык Агро» ширкәтләрендә, шулай ук кайбер бюджет учреждениеләрендә эш тәкъдим ителә.