Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге кайгыда: бүген төнлә шәһәрдә Татар утары янган

Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге кайгыда: бүген төнлә шәһәрдә Татар утары янган

Бүген төнге сәгать берләр тирәсендә Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан Татар утарында янгын чыккан. Халык көче белән, халык акчасына торгызылган йорт кара күмергә әверелгән.

Янгын видеосын күргәч, бу хәлнең чын булуына инану өчен Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов белән элемтәгә кердем. «Дөрес шул...» - дип авыр сулап куйды.

 

«Рус милләтеннән булган апалар да елый-елый килә...»

Рафаэль Нәҗметдинов әлеге бинага ишек-тәрәзәләр генә куясы калганын, сентябрьдә ачарга җыенуларын, фаҗига сәбәбенең үз версиясен сөйләде.

Төп фараз – ут төртү. Ул инде расланды диярлек. Башка вариант юк та кебек, чөнки йортка ут та, су да кермәгән иде әле. Бик матур иде. Халык белән бергә төзедек. Халык акчасына төзелде. Нигезен дә бергә эшләдек, диварларны да бергә торгыздык. Бүгенге көндә кап-кара янган утын өеме булып калды. Сентябрь аенда ачарга иде ният, ике ишеген дә, дүрт тәрәзәсен генә куясы калган иде. Аларын киләсе атнада китерергә тиешләр иде. Шундый кызганыч, белсәгез иде. Халык җыйган әйберләр, халык акчасы тулысынча янып бетте бит. Йөрәгем әрни. Көн дә ун-унбиш мохтаҗны ашатырбыз дип ниятләгән идек, - дип сөйләде ул.

Мин беренче шалтыратканда, Рафаэль абыйга чыга алмадым, кем беләндер сөйләшә иде. «Әле генә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән сөйләштек. Ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка җиткерәм диде. Ул үз чиратында губернаторга чыгарга тиеш. Әле Татар утарында ниятләгән эшебез турында узган атнада татар конгрессы съездында сөйләп кенә кайткан идем, алар белә», – ди Рафаэль абый.

Утар төзелеше

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Тикшерү эше дәвам итә, бер-бер артлы тикшерү төркемнәре килә, ди ул. Әлегә үзләренә бер әйбергә дә тимәскә, кагылмаска кушканнар. «Әле дә апалар килеп елый. Татарлар гына түгел, рус милләтеннән булган апалар да елый-елый килә», - ди җитәкче кеше.

«Башта нинди генә уйлар булмады, юлда елап та алдым»

Рафаэль абыйның үз йорты Татарстанның Буа районында урнашкан. Әлеге хәл турында ишеткәч, ул төнлә юлга чыккан. «Бер танышым шул тирәдә тугызынчы катта яши. Яктылык күреп алган. Мин бер сәгать эчендә килеп җиттем. Башта нинди генә уйлар булмады, юлда елап та алдым. Янгын сүндерүчеләрне рус кешесе чакырткан. Мин килеп җиткәндә янгынны сүндергәннәр иде инде. Иртәнге дүртләргә кадәр мәчеттә протоколлар тутырдык», - дип сөйләде ул.

Татар утары 1нче номерлы мәхәллә карамагында булган. Рафаэль абый шулай ук мәхәллә рәисе дә булып тора. 2014 елда балалар бакчасының элеккеге бинасын ремонтлап, мәхәллә ачкан булганнар. Биш елдан соң мәхәллә бинасы янына авылдан бер йортны китереп куйганнар. Татар мәдәнияте музей-йорты ачканнар. Шул музей янына быел тагын бер йорт төзи башлаганнар. Ул 130 кешене сыйдыра торган чәй йорты яки ашханә булыр дип ниятләгәннәр.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Узган ел көз көне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Ульяновскида булган. «Музей-йортка кереп чыккан идек. Музей янына алмагачлар утырттык, бүләкләр тапшырып калдырган идек», – диде конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев.

Фотоларда күренгәнчә, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та биредә агач утырткан булган.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

«Яңасын төзегәч, саклык чараларын күрергә кирәктер»

Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов да бик кайгыруын әйтте.

Бу – бик зур кайгы! Бик зур бәла-каза булды безнең өчен. Барыбыз да борчылабыз. Шундый зур тырышлык белән төзелгән иде ул бина. Рафаэль Әминович (авт. – Нәҗметдинов) тынгысыз кеше, башлаган эшен ахырына кадәр җиткермичә туктамый. Бинаны төзегәндә шәһәр башлыгына да, Татарстанга да, район җитәкчелегенә дә чыкты. Барысы да ярдәм итте. Менә ачыла дигәндә шундый хәл килеп чыкты. Зур кайгы.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Ул – иң актив мәхәллә. Дини һәм милли үзәк булып тора. Анда бик күп очрашулар уза иде. Мәхәлләдә изге Рамазан аенда көн саен ифтарлар үткәрделәр. Казаннан килгән бөтен кунаклар, зыялылар ул мәхәлләгә кермичә китми. Бик зур эшләр башкаралар, без дә гел язып торабыз.

Соклангыч агач бина иде, бик кызганыч. Ул йортны яңадан торгызылыр дип өметләнәбез. Инде яңасын төзегәч саклык чараларын күрергә кирәктер. Бәлки, сакчылар куярлар. Кем дә уйламаган бит инде. Тыныч илдә яшибез, тормышыбыз матур, әмма шундый хәлләр килеп чыгып тора, - дип ачынып сөйләде ул.

Музей-йорт

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Исхак Хәлимов сүзләренчә, халык бу хәлгә битараф түгел. Ничек ярдәм итәргә, ярдәмне кая җибәрергә дип шалтыратучылар күп, ди ул.

«Районнардан, авыллардан шалтыраталар. Кемгә ничек ярдәм итеп була дип сорыйлар. Өлкәдә ул мәхәлләне белмәгән кеше юк. Мәхәлләнең эше дәвам итсен иде дип борчылалар», - ди ул.

Мәхәллә халкы, район татар автономиясе активистлары бу урында тиз арада яңа бина төзергә дип карар кылган инде. Өлкә, шәһәр җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәменә өмет итәләр.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

  • Ульян өлкәсендә чыгып килүче «Өмет» газетасының рәсми телеграм каналында мәхәлләгә ярдәм итү мөмкинлеге турында язылган. Бу хәлгә битараф булмаган кешеләр ярдәмне Рафаэль Нәҗметдиновка җибәрә ала. Сбербанк картасы телефон номерына бәйләнгән: 8 927 270 99 07, диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Вильфанд: в Поволжье и на Урале на следующей неделе сохранится холодная погода

Студент ДИУ занял первое место на Всероссийском конкурсе молодых алимов

Хуснуллин: KazanForum-2024 определено удался и объединил людей из разных стран

KazanForum: «Хәләл индустриядә Казан пионер булды»

Музыкальные новости

«Недоволен и беспокоится»: WSJ узнала о реакции лидера КНР на визит Путина в КНДР

Наследие Шаляпина и Рахманинова представили на выставке-форуме «Россия»

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Снять свой Художественный фильм.

Новости Казани

Воронежский «Буран» узнал своих соперников по чемпионату ВХЛ-2024/25

Полевая кухня и уроки лесников: в Менделеевске на экофестивале высадили 70 тыс. деревьев

Татарскую молодёжь Ульяновска научили работе с 3D-принтером и проектированию

"Спартак" обыграл "Рубин" со счетом 3:1

Экология в Татарстане

Укусил клещ

В столице Туркменистана - Ашхабаде открыли памятник легендарному армянскому поэту и композитору Саят-Нове

Туристов из каких российских городов больше всего любят в Турции и Египте: россиянка поняла, каких русских там больше всего ждут

Создание Сайтов. Создание веб сайта. Создание сайта html. Создание сайтов цена. Создание и продвижение сайтов. Создание сайта с нуля. Создание интернет сайта.

Спорт в Татарстане

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP

Потапова не смогла пробиться во второй круг турнира WTA в Страсбурге

Путинцева вернулась после 0:6 и одержала важную победу

Рахимова прошла во второй круг турнира WTA в Рабате на отказе Таунсенд

Moscow.media

Аул Куруш в Дагестане

Большой Тхач

Бастрыкин затребовал доклад о насильственном отношении к детям из Москвы

Основные операции и сражения Великой Отечественной войны











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Вильфанд: в Поволжье и на Урале на следующей неделе сохранится холодная погода

«Зенит» забил пять мячей «Ахмату», «Балтика» оказалась на грани вылета из премьер-лиги

Полевая кухня и уроки лесников: в Менделеевске на экофестивале высадили 70 тыс. деревьев

Тульские операторы БПЛА вошли в топ-10 лучших команд России