Чаллыда шаулаган өчен күршесенә кисәтү ясаган ир-атны үтергәннәр
Чаллыда яшәүче ир-атны күршесенең улы пычак белән кадап үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, 20 сентябрьдә 43 яшьлек ир-ат иртән-иртүк әнисенең фатирына килә. Ул каты иттереп ишекне дөбердәтә, анасыннан 100 сум акча таләп итеп, бик каты кычкыра. Тавышка 48 яшьлек күрше ир-ат чыга. Ул исерек ир-атка кисәтү ясый. Җинаятьче агрессив була, ир-атлар талаша башлый. Читать дальше...