Казанда Җиңү парадының репетициясе узды
Бүген кич Татарстан башкаласы үзәгендә Җиңү парадының репетициясе булды. Чараны үткәрү өчен Казан үзәгендәге урамнар ябылды.
Фото: © Дмитрий Шатров, «Татар-информ»
«Бүген шәһәрнең Меңъеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешенең соңгы генераль репетициясе бара. Парад 9 майда – Җиңү көнендә Мәскәү вакыты буенча иртәнге 10:00 сәгатьтә булачак», — дип сөйләде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Җиңү көнендә Казанда тантаналы парад булачак, офлайн форматта «Үлемсез полк» акциясе узачак һәм Казансу акваториясенең алты ноктасыннан бәйрәм салюты аттырылачак.