Альмир Абашев: Ике бабам да сугышның башыннан азагына кадәр хәрби хезмәттә булган
Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Бөек Җиңү көне – 9 Май бәйрәме якынлашу уңаеннан, Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән очрашты.
Очрашу башланганчы, ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әби-бабаларының да Бөек Ватан сугышында катнашканы турында сөйләде.
«Ике яктан да ата-бабаларыбыз сугышта катнашкан. Ике бабам да Кызыл Армия сафларында сугышның башыннан азагына кадәр хәрби хезмәт узган. Әнием ягыннан бабам Әхәт Хәбиров Төньяк диңгез флотында матрос булган. Әтиемнең әтисе Җәләлетдин Абашев Кызыл Армиянең алдынгы частьларында разведка ротасында хезмәт иткән, төньяк фронтларда хәрби бәрелешләрдә катнашкан. Әни ягыннан әбием Хәтимә Хабирова фронт госпитальләрендә шәфкать туташы булып эшләгән. Безнең нәселдә әбиебездән башлап инде берничә буын – медицина хезмәткәрләре», – диде Альмир Абашев.
Министр Бөек Ватан сугышы елларында гомере өзелгән туганын да искә алды. «Югалтулар да булды. Әниемнең апасы хәрби госпитальләрдә шәфкать туташы булып эшләгән. Сугышның бер көнендә аларның санитар поездын дошман тар-мар иткән, кызганыч, шунда туганыбызны югалттык», – дип уртаклашты ул.