Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин: Толкачев зирәк сәясәтче иде, ул парламентаризм тарихында якты эз калдырды

Уфада Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев белән хушлашу мәрасиме булды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

«Бу – аның гаиләсе, республика, бөтен Башкортостан халкы өчен зур югалту. Константин Борисович зирәк сәясәтче һәм тәҗрибәле парламентарий иде. 20 елдан артык аның белән кулга-кул тотынып эшләдек, бер-беребезгә шалтыратып тордык, уртак проектлар буенча фикер алыштык, позицияләрне килештердек», – диде Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Хушлашу мәрасимендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимият органнары, руханилар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Кешеләр һәм вакыйгаларның тулы бер чоры, хәзерге Башкортстанның барлыкка килүе һәм формалашуы, аның катлаулы еллар аша үтүе Константин Борисович белән бергә китеп бара дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Константин Борисович бу процессларда төп рольне уйнады», - дип искәртте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Хушлашу мәрасиме Россия һәм Башкортстан гимннарын башкару белән тәмамланды. Константин Толкачев Уфаның Көньяк зиратында җирләнде. Ул озакка сузылган авырудан соң 4 майда 73 яшендә вафат булды.

Толкачев 1999 елның 12 апреленнән төбәк парламенты рәисе вазифасын биләде. Ул Мактау, Дуслык, «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденнары, Салават Юлаев ордены, шулай ук медальләр һәм күкрәк тамгалары белән бүләкләнгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus